9 февраль көнне Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Барлык спорт сөючеләр бу көнне бәйрәм итеп кабул иттеләр. Өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар, җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар.
Тәтеш шәһәрендә ремонттан соң бала тудыру йорты ачылуга анда 5 февраль көнне Злата исемле кыз бала дөньяга килде. Баланың буе 60 см, авырлыгы 3 кг 952 грамм. Златаның әти-әниләре Евгений һәм Мария Исаевалар Тәтеш шәһәрендә торалар. Алар гаиләсендә бу икенче бала, беренче кызлары Ева исемле. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә бәхетле ата туу турында таныклык һәм сувенир бүләк алды.
2018 нче елның 9 нче февралендә Мамадыш районы буенча Пенсия фондының 2017нчы ел йомгакларына багышланган киңәшмәсе узды.
Төп доклад белән Россия Пенсия фондының ТР Мамадыш районы буенча идарәсе Шамил Хәсәнов чыгыш ясады. Ул узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде.
9 февраль көнне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 7 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды.
ГХАТ бүлегенең җитәкче вазыйфаларын башкаручы Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.
Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Таһир Шәрәфиев социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Сания Бикмөхәммәт кызы Бөек Ватан сугышы тыл ветераны исеменә төзелгән йортта үзе генә яши. Ләкин узен ялгыз хис итми. Улы Мансур гаиләсе белән әлеге авылда тора. Алар гел ярдәм итә. Олы юбилеен Сания әби балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2017 нче ел нәтиҗәләре һәм 2018 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды. Чакырылучылар арасында Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллов , районның прокурор ярдәмчесе, Тәтеш районы суд приставлары хезмәте бүлеге башкаручысы, “Авангард” газетасы редакторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсилә Хәйруллина, җаваплылыгы чикләнгән “Бөрбаш” җәмгыяте баш агрономы Искәндәр Гыйлметдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100-нче бала теркәлде. 2018 елда 100-нче туу турында таныклык иясе Евгений Винокуров булды, Яшел Үзән шәһәренең яңа кешесе. Яңа туган малай – Винокуровлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килде.
2018 елның 8 февралендәЧистай муниципаль районы башкарма комитеты бүлеге начальнигы Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча Пенсия фонды Идарәсенең отчет җыелышында катнашты.Үзенең чыгышында В.Н. Белова- Реутина узган 2017 елның ЗАГС бүлеге өчен төрле вакыйгаларга, чараларга бай булуын, шулай ук пенсиядә яңадан исәпләүләр барлыкка килү сәбәпле, гражданлык хәлен теркәүче документлар өчен мөрәҗәгать итүче гражданнарның артуы турында сөйләп үтте.
2018 елның 8 февралендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә Угольниковлар гаиләсендә туган беренче балага исем кушу тантанасы узды.