Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Таһир Шәрәфиев социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Сания Бикмөхәммәт кызы Бөек Ватан сугышы тыл ветераны исеменә төзелгән йортта үзе генә яши. Ләкин узен ялгыз хис итми. Улы Мансур гаиләсе белән әлеге авылда тора. Алар гел ярдәм итә. Олы юбилеен Сания әби балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-Вакытның уткәнен сизмәдем дә. Бигрәк тиз уза икән,- диде Сания әби һәм изге теләкләргә, күрсәтелгән ихтибарга рәхмәт әйтте.