Максатлар һәм бурычлар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе эшчәнлегенең төп максаты – заманча идарә итү һәм мәгълүмати технологияләр куллану нигезендә Россия Федерациясе гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасын үстерүдә Татарстан Республикасының алдынгы позицияләрен тәэмин итү.

Куелган максатка ирешү түбәндәге бурычларны хәл итү кирәклеген күздә тота:

1. Татарстан Республикасы ГХАТ органнары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын, оперативлыгын һәм уңайлылыгын арттыру;

2. ГХАТ органнарының тотрыклы һәм квалификацияле кадрлар составын формалаштыру;

3. ГХАТ системасында мәгълүмати технологияләрне үстерү, электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең күләмнәрен арттыру;

4. Татарстан Республикасы гражданлык хәле акт язмалары архив фондының тулы сакланышын тәэмин итү;

5. Гаилә институтын ныгыту, гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен яңарту һәм саклап калу.

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 18 мае, 16:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International