ГХАТ органнары тарихы

Кешенең гомере туганнан алып соңгы минутына кадәр гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеге белән бәйле. Менә ни өчен ГХАТ хезмәткәрләрен күп буын илебез гражданнары язмышларының елъязмачылары дип атарга мөмкин.

Хәзерге ГХАТ системасы тарихы 1917 елның 18 декабрендә РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Гражданлык никахы, балалар турында һәм гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәләрен алып бару турында»гы Декреты кабул ителгәч башлана. Икенче көнне - 19 декабрьдә - «Аерылышу турында»гы тагын бер декрет пәйда булды. Бу һәм башка мөһим документлар Россиядә туу, никахлашу, үлемне теркәү һәм контрольдә тоту традицияләрен тамырдан үзгәрттеләр. Совет дәүләте үсешенең барлык этапларында ГХАТ органнары тарафыннан гражданлык хәле актларын теркәүне гамәлгә ашыру җәмгыятьнең төп ячейкасы - гаиләнең тормышын дәүләти җайга салуның нәтиҗәле чарасы, гражданнарның шәхси һәм милек хокукларын тәэмин итүнең мөһим коралы булып тора.

Октябрь революциясенә кадәр безнең илдә гражданлык хәле актларын теркәү функциясен Рус Православие чиркәве башкара. Ул гыйбадәтханәләрнең рухи притчалары, консисторияләрнең канцелярияләре һәм рухи идарәләр тарафыннан башкарылган.

1721 елда Петр I указы буенча чиркәү учреждениеләре дәүләт органнары системасына кертелә һәм Россия империясенең барлык православие халкы яшәү урыны буенча чиркәү мәхәлләләренә беркетелә. 1722 елдан башлап туу, никахлашу һәм үлем метрик китапларда исәпкә алына башлый. Православие динен тотмаган затлар өчен туу язмасы соңрак кертелгән (лютераннар өчен – 1764, католиклар өчен – 1826, магометан өчен – 1828, яһүдләр өчен – 1835, иске обрядчылар өчен – 1874).

Никах, туу һәм үлем очракларының законлылыгын чиркәү метрик китапларында язылу билгели, алар Синодның 1724 елның 20 февралендәге Указы нигезендә төзелгән. Һәр китап өч өлештән тора:

- туу турында: туган һәм чукындыру датасы, ата-аналарның һәм крестный ата-аналарның исеме һәм фамилиясе, яшәү урыны һәм дине, тууның законлылыгы һәм законсызлыгы;

- никахлашу турында: кияү һәм кәләшнең исеме, фамилиясе, яшәү урыны, милләте, дине, ничә яшьтә никахка керүләре, никах укыту датасы, шаһитларның фамилияләре һәм исемнәре;

– үлем турында: үлүченең исеме, фамилиясе, яшәү урыны, яше, үлем датасы һәм сәбәбе, күмелү урыны.

Шул вакыттан башлап Россия империясендә метрик китапларның актив формалашуы һәм таратылуы башланды. Синодның «Барлык мәхәллә чиркәүләрендә метрик китапларны төзек халәттә тоту турында» 1779 елның 23 ноябрендәге Указы ике нөсхәдә китаплар алып бару нормасын һәм аларны мәхәлләләрдә дә, консисторияләрдә дә саклау нормасын калдыра, анда китаплар дәүләт ихтыяҗлары өчен хезмәт иткән һәм югалтулардан ышанычлырак сакланган. Россиядә метрикаларны ялган документлардан саклау чараларының берсе чиркәү-славян ординар-чиркәү шрифты һәм су билгеләре булган махсус бланк иде. Кәгазьдәге типография бланклары 1806 елда Синод Указы белән кертелә.

Әлеге документлардан кыска өземтәләр кияүнең яшәү урыны буенча полиция бүлегенә җибәрелгән. Бүгенге көндә дини учреждениеләрнең метрик китаплары үз нәселе тарихын өйрәнгәндә, буын язмасын яки генеалогик агачны төзегәндә бердәнбер документаль чыганак булып тора.

«Гражданлык никахы, балалар турында һәм гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәләрен алып бару турында», шулай ук «Аерылышу турында» декретлар асылда никах-гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салуның иске тәртибен бетерделәр. Чиркәү гражданлык хәле актларын теркәүдән читләштерелде. Моннан башлап Россиядә бары тик дөньяви никахлар гына рәсми рәвештә танылган. Шул ук вакытта дини туй йоласы гамәлдән чыгарылмаган, тик хәзердән башлап «өйләнешүчеләрнең шәхси эше» дип саналган. Декрет кабул ителгәнче чиркәү формасында төзелгән никахларның юридик көче сакланган һәм аларны яңадан рәсмиләштерүгә мохтаҗлык юк иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, никахка керү шартлары шактый гадиләште. Никах яшенә ирешү: 16 яшь - хатын-кызлар өчен, 18 яшь - ир-атлар өчен һәм булачак ир белән хатынның үзара ризалыгы җитә. Никахка түбәндәге шартлар киртә булып тора: ир яки хатынның җан авыруы булу, кияү һәм кәләшнең тыелган туганлык дәрәҗәсендә булу (туганнар, абый һәм сеңел арасында никах тыелган), шулай ук аерылышмаган башка никах булу. Бу декретта булган тагын бер мөһим нигезләмә «законлы» һәм «законсыз» туган балаларның хокукларын тигезләү булды. «Аерылышу турында»гы декрет нигезендә никахлашу эшләре чиркәү судлары компетенциясеннән алынган. Аерылышу турындагы эшләр ир яки хатынның берьяклы гаризасы буенча кузгатылган, җирле судлар карамагына тапшырылган. [Эш һәм крестьян хөкүмәте карарлары һәм боерыклары җыелмасы - 1917 елның 29 декабре - № 11. - 160 статья. – 161-163 битләр].

1918 елның 4 гыйнварында юстиция Халык комиссары һәм җирле үзидарә Халык комиссары тарафыннан 1917 елның 18 декабрендәге декрет нигезләмәсен тормышка ашыруга юнәлдерелгән «Никах һәм туу язмаларының бүлекләрен оештыру турында күрсәтмәләр» чыгарыла. Әлеге күрсәтмә волость, өяз һәм район идарәләре каршында никах һәм туу язмаларының бүлекләрен кичекмәстән булдыруны раслады һәм аларның максатларын, бурычларын, функцияләрен һәм составын билгеләде.

Беренче декретлар гаилә мөнәсәбәтләренең кайбер аспектларына гына кагылып торса, РСФСР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитеты сессиясендә 1918 елның 16 сентябрендә кабул ителгән «Гражданлык хәле актлары, никах, гаилә һәм опекунлык хокукы турында законнар Кодексы» гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салучы беренче кодификацияләнгән аерым хокукый актка әйләнә. Әлеге документ кабул ителгәч, гаилә хокукы аерым мөстәкыйль тармакка бирелде һәм гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу граждан мөнәсәбәтләреннән аерым башкарыла башлады.

Кодекс нигезендә гражданлык хәле актларын теркәү тулысынча гражданнар хакимиятенә тапшырылды. 246 статья нигезендә ГХАТ органнары структурасы волость, шәһәр һәм район идарә органнары каршындагы округ һәм җирле бүлекләрдән торды. Гражданлык хәле актларын теркәү белән җитәкчелек итүне РСФСР НКВДның ГХАТ Үзәк бүлеге башкарган.

Кодекс ГХАТ бүлегендә теркәлгән гражданлык (дөньяви) никах кына ир белән хатынның хокукларын һәм бурычларын тудыра дип билгели. Документ никахны дөрес түгел дип тану өчен кирәкле нигезләрне билгеләде: никах яше җитмәгән зат белән никах төзү, ир яки хатынның никахлашуга ризалыгы булмау, берсе аерылышмаган никахта торучы затлар арасындагы никах, туганлыкның тыелган дәрәҗәсе булу, эшкә сәләтсез булу. Никахны гамәлдә түгел дип тану суд тәртибендә башкарылган.

Әлеге кодекс нигезендә, гомуми фамилия, яки икеләтә фамилияне сайлап алу ир белән хатынның үзләреннән тора, революциягә кадәр икеләтә фамилия яки хатын фамилиясен кабул итүгә иң югары рөхсәт таләп ителгән. Аерылышу процедурасы тагын да гадиләште. Элеккеге кебек үк, ир белән хатынлы үзара килешсәләр, аерылышу ГХАТ органнары тарафыннан башкарылган. Ир яки хатын гаризасы буенча аерылышу турындагы эшләр бәхәссез дип танылып утырышчылар катнашыннан башка судья тарафыннан каралган. Ике як та килмәгән очракта эш алардан башка тыңланган. Аерылышучылардан гаилә таркалуның бернинди дәлиле дә таләп ителмәгән.

1918-1919 елларда чиркәүләрдән метрик китапларны алу һәм аларны ГХАТ бүлекләре каршындагы архивларга урнаштыру буенча чаралар күрелә. 1920 еллар ахырына барлык метрик китаплар тулысынча ГХАТ органнарына саклауга тапшырыла.

Казан губернасында, тулаем РСФСР буенча кебек үк, ГХАТ органнары системасын булдыру процессы гадиләрдән булмады. 1918 елда гражданлык хәле актлары буенча эш башкару Казан шәһәр хуҗалыгы Советының «Никахлашу бүлегендә» оештырыла, ул 1918 елның 1 мартында ачылган һәм Чернышевский урамындагы элеккеге Шәһәр идарәсе йортында урнашкан була. Аннары теркәү мәсьәләләре юстиция бүлегенә күчте һәм Казан шәһәренең 4 нче нотариаль камерасы белән дәвам ителде. 1919 елның гыйнварыннан гражданлык хәле актларын теркәү Казан губернасы һәм эшчеләр, крестьян һәм Кызыл Армия депутатларының шәһәр Советы Идарәсе бүлегенә тапшырыла. Аның составында Округ ГХАТ бүлеге барлыкка килде. Аның карамагына 1918 елдан башлап Никахлашу бүлеге һәм 4 нче нотариаль камера белән алып барган гражданлык метрикациясе буенча китаплар, шулай ук элеккеге Казан рухи консисториясе архивы керә. Әлеге бүлек Зур Кызыл урамы, 36 нчы йорт адресы буенча урнашкан. Аның беренче мөдире итеп Рознер билгеләнә. [ТР МА, ф.Р-191, оп.1, д.10, л.14].

1919 елның гыйнварыннан Казан шәһәренең 5 ГХАТ бүлеге эшли башлый. 1918 елда Идел буе территориясе гражданнар сугышы белән колачлануга бәйле рәвештә, Казан губернасы өязләрендә ГХАТ бүлекләре оештырылу, нигездә, 1919 елга туры килә. Бу процессның ничек барганын, әйтик, Чистай өязендә, ГХАТ бүлеге мөдиренең 1919 елның 22 октябрендәге отчетыннан белергә мөмкин: «Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеген оештырганда 1918 елның 12 ноябрендә барлык метрик архивлар да алына... һәм халыкка, алга таба гражданлык актлары гына чын дип танылачак, чиркәү йолалары гражданнарның шәхси эше, дип игълан ителде... Гомумән, гражданлык теркәвен оештыру тыныч узды, дулкынланулар шәхси җәмгыять җыелышларыннан чыкмаган иске обрядчылар арасында булды һәм гражданлык теркәвен үткәрү мөселманнарның православие йолаларына мәҗбүри мөрәҗәгать итү җәһәтеннән мөселман халкында кыенлыклар тудырды. Бу аңлашылмаучанлыкны бетерү өчен мөселман комиссариаты тарафыннан татар телендә пропаганда оештырылды... Колчак һөҗүме вакытында учреждениеләрне эвакуацияләү волостьларда гражданлык теркәү эшенә буталчык кертте, эвакуация транспорты белән бергә теркәү кенәгәләре юкка чыкты, өяздә шул ук вакытта кәгазь һәм башка канцелярия кирәк-яраклары булмаганда барысын да яңадан торгызырга туры килде» [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.8, л.272].

Бу хәлдән соң Округ ГХАТ бүлеге мөдире 1919 елның уртасына кадәр чиркәү һәм мәчетләр тарафыннан төзелгән метрик китапларның язмаларын юридик әһәмияткә ия дип тану тәкъдиме белән чыга. Шул ук вакытта бүлек җитәкчесе Гражданлык хәле актлары турындагы законнар Кодексының бары тик 1918 елның октябрендә генә басылуына, Округ бүлеге аппараты 1919 елның башында, ә өязләрдә җирле бүлекләр 1919 елның уртасында гамәлгә куелуына басым ясады. Өстәвенә, 1919 елның язында булган сугышлар аркасында күп кенә җирле бүлекләр 1919 елның икенче яртысында гына эшли башлый [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.14, л.359].

Бүлекләр туу, үлем, язылышу, аерылышу язмаларының, шулай ук исем-фамилияләрен һәм атамаларын үзгәрткән затларның язма актларын алып бардылар. Бу чорда республикадагы демографик ситуацияне Казан шәһәре ГХАТ бүлегенең түбәндәге җыелма мәгълүматлары тасвирлый: 1920 елда башкалада 3658 бала (шул исәптән 1877 малай, 1781 кыз) теркәлгән, шул ук вакытта үлүчеләр саны - 6115 очрак [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.15, л.85]. Егерменче елларда күпчелек никахлар беренче тапкыр, ә икенче һәм аннан соңгы никахлар бик сирәк була. Революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда аерылышулар саны сизелерлек артса да, барыбер аз калды. Мәсәлән, 1920 елда Казан шәһәрендә 2554 никах теркәлгән, аерылышулар саны бары тик 27 генә. Шундый ук тенденция республика районнарында да күзәтелде. Мәсәлән, Арча кантоны буенча 1920 елда 9328 бала туу (4847 малай һәм 4481 кыз) теркәлгән, үлүчеләр саны 13620гә җиткән. 3269 никах төзелгән, 642 никах өзелгән [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.23, л.102].

Бу чордагы Гражданлык хәле актларын теркәүнең җирле бүлек мөдирләренең Округ ГХАТ бүлеге белән язышуларында аларны китаплар, мөһерләр, штемпельләр, канцелярия кирәк-яраклары белән тәэмин итү турындагы үтенечләре бар. Канцелярия товарлары исемлегенә карандашлар һәм каурыйлар өчен ручкалар, кара һәм кызыл буяулар, кәгазьләрне тегү өчен җепләр һәм энәләр, стеарин шәмнәр һәм шырпы, машинкалар өчен тасмалар, күчермә һәм язма кәгазь кергән. Шәм һәм керосин җирле бүлек биналарында электр уты булмау сәбәпле, аеруча актуаль иде, ә хезмәткәрләр еш кына кичкә кадәр эштә калганнар. Китап Һәм кәгазь җитмәү кайчагында килүчеләргә кайбер актларны (туу, никах һәм үлемнән тыш) теркәүдән баш тартырга, ә Мамадыш өязенең кайбер волость ГХАТларында эшнең бер өлешен каен тузында башкарырга туры килгән [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.9, л.58; д.14, л.3, 274].

Кышкы чорда язышулар бүлекләрне утын белән тәэмин итү турындагы үтенечләрне үз эченә алган, чөнки ул вакытта учреждениеләр мич ягып җылытыла иде. “Бүлек били торган бинаны җылыту өчен утын җибәрергә ашыгыгыз, чөнки көчле салкыннар килү белән эшләү мөмкин түгел, - дип мөрәҗәгать итте 1919 елның гыйнварында Казан шәһәренең бер җирле бүлек мөдире” [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.9, л.12].

Кыенлыкларга карамастан, бүлек хезмәткәрләре халыкны метрикацияләү эше яшь совет дәүләтенең законнар һәм норматив актлары нигезендә төгәл үтсен өчен бөтен көчләрен куялар. Алар эшчәнлегенең бөтен мөһимлеген һәм кирәклеген аңлау 1920 елда Казан округ ГХАТ бүлеге мөдире сүзләрендә яңгырый: "... әгәр һәр граждан хәле актының дәүләткә, аерым шәхесләргә карата гражданның хокуклары һәм бурычлары барлыкка килү, туктату яки үзгәртү өчен нигез булуын исәпкә алсак, һәр граждан тормышындагы вакыйгаларны билгеләп үтү зарурлыгы беренче мөһим дәүләт эше булып саналырга тиешлеге бәхәссезгә әверелә" [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.14, л.259].

1920 елның июнендә Татар республикасы барлыкка килү сәбәпле, Округ һәм җирле ГХАТ бүлекләре штатларының яңа проекты әзерләнә. 1919 ел белән чагыштырганда, Округ гражданлык теркәвенең бүлеге штатында 5 кеше булганда, аны 10 кешегә кадәр арттыру күздә тотыла. Җирле бүлекләрнең штатлары 4 тән 7 гә кадәр артырга тиеш була [ТР МА, ф.Р-116, оп.1, д.264, л.3; ф.Р-191, оп.1, д.14, л.283].

1920 елның августында Эшче-Крестьян инспекциясе тарафыннан үткәрелгән Округ ГХАТ бүлеген тикшерү учреждениенең Б.Проломная урамы, 54 нче йорт адресы буенча урнашкан гомуми бүлектән һәм крепостьта (Кремльдә) элеккеге Казан рухи консисториясе бинасында урнашкан архив бүлегеннән торуын күрсәтә. Бүлек штаты 15 кешегә кадәр артса да, чынлыкта 8 хезмәткәр генә эшли. Җирле ГХАТ бүлекләрендә кадрлар мәсьәләсе бик кискен тора: 42 кешедән торган штаттан аларда нибары 28 кеше эшләгән [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.1, д.14, л.355].

1920 елның 14 июлендә кабул ителгән Үзәк ГХАТ циркуляры нигезендә Казан шәһәренең 7 ГХАТ бүлекчәләре эше белән идарә итүче шәһәр ГХАТ бүлеге оештырыла [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.38, л.70]. ТАССР Эчке эшләр Халык комиссариатының 1921 елның 27 июнендәге боерыгы нигезендә, Казан шәһәре ГХАТ бүлеге һәм аңа караган Казан шәһәре җирле бүлекләре Казан шәһәр бүлеге идарәсе карамагына тапшырыла [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.21, л.58].

Идел буе өчен авыр 1921 ел ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен дә иң авыр елларның берсе була. ТатГХАТ бүлеге мөдире республиканың эчке эшләр Халык комиссариатына ГХАТ бүлекләре хезмәткәрләренә азык-төлек пайлары бирү турында күп тапкырлар үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Чөнки алар начар туклану аркасында авырып китә алалар, штатларның комплектланмаган булу шартларында бу җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде. Әмма проблема бу гына түгел иде. ГХАТларда эшләү еш кына сәламәтлек өчен куркынычлык белән бәйләнгән, ул чакта ашыгыч чакырулар буенча йогышлы авырулары булган гражданнарның яки үлүчеләрнең фатирларына чыгып китәргә туры килә [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.38, л.78].

1921 елда “китап” яки “кәгазь” кризисы иң кискен фазага җитә. Ул күп кенә волостьларда актларны теркәү бары тик бер нөсхәдә генә алып баруга яки бөтенләй туктатуга китерде. ТатГХАТ берничә тапкыр Мәскәүгә үз вәкилләрен командировкага җибәрде, ләкин 1921 елның сентябрендә генә аларның сәфәре уңышлы була, һәм Казан шәһәренә 1,5 меңнән артык китап кайта, алар республика кантоннары буенча тиз арада бүленәләр [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.38, л.290, 353, 540].

Архив документларында 1921 елгы ачлыкның күңелсез статистикасы да сурәтләнгән. Шулай итеп, ТатГХАТ мәгълүматларына караганда, 1921 елның 1 августыннан 1922 елның 1 гыйнварына кадәр Казан шәһәре урамнарында 689 сукбай һәм ач торучы бала, шулай ук ачлыктан үлгән 47 кеше табып алынган. Республика буенча саннар 1338 бала һәм 875 кешене тәшкил итә [ТР МА, ф. Р-191, оп.1, д.44, л.6, 69].

СССР төзелү белән бәйле рәвештә 1922 елның 30 декабрендә яңа гаилә кодексын төзүгә әзерлек эшләре башлана. Никах, гаилә һәм опека турындагы тиешле Кодекс (КоБСО) 1926 елның 19 ноябрендә кабул ителә.

Әлеге документның иң мөһим яңалыгы булып факттагы никах мөнәсәбәтләренә хокукый әһәмият бирү торды. Никахны теркәү гамәлдән чыгарылмады, әмма факттагы никах мөнәсәбәтләре күбесенчә теркәлгән никахка тиңләштерелде. Кодекс ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен бердәм никах яшен билгели - 18 яшь.

Судта никахны өзү гамәлдән чыгарылган. Һәр никах ГХАТ органнарында өзелде, өстәвенә, аерылышу факты турында хәбәр ителгән икенче якны чакырмыйча гына. Никахтан башка туган баланың әтисе турындагы язма ана гаризасы буенча бала туганнан соң ясалган. Шул ук вакытта аннан бернинди дә дәлилләр таләп ителмәгән. Атасына бу язма турында хәбәр ителгән һәм судка бер ел дәвамында шикаять бирү хокукы бирелгән.

КоБСОның тагын бер яңалыгы итеп, гаилә милкендәге аерымлык принцибыннан бердәмлек принцибына күчү булды. 1926 елдан башлап СССРның бөтен территориясендә кагыйдә билгеләнә, аның нигезендә никахта кергән барлык мөлкәт ир белән хатынның уртак милке булып тора. Ир белән хатынның мондый милектәге өлеш күләмен суд белән бүлгәндә билгеләнгән.

Никах, гаилә һәм опека турындагы Кодекс нормаларын үстерү максатыннан 1933 елда гражданлык хәле актларын теркәү мәсьәләләрен җентекләп регламентлаучы Гражданлык хәле актларын теркәү тәртибе турында күрсәтмә кабул ителә.

1930 еллар башында илдә барлыкка килгән административ-команда системасы шартларында ГХАТ органнары эшчәнлегенә игътибар көчәйтелә. 1934 елның июлендә халыкның агымдагы исәпкә алу буенча беренче дәрәҗә мәгълүматны саклаучы ведомство Эчке эшләр Халык комиссариаты бүлекчәләре структурасына тулысынча кертелә. ГХАТ бүлекләренең барлык хезмәткәрләре милиция чинын алды, ә бүлек башлыклары НКВД офицерлары булдылар. 1937 елның 27 августыннан ГХАТ органнары эшенә гомуми җитәкчелекне СССР НКВД Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге гамәлгә ашыра башлый. Союз һәм автоном республикаларда, крайларда һәм өлкәләрдә гражданлык хәле актларын теркәүче органнар эше белән Союз һәм автоном республикалар НКВД, НКВДның край һәм өлкә идарәләренең гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре җитәкчелек итте. 1937 елның августында НКВД боерыгы белән Гражданлык хәле актларын теркәү тәртибе турында Күрсәтмә раслана.

ГХАТ бүлекләре сәламәтлек саклау, эчке эшләр органнары һәм хәрби комиссариатлар белән тыгыз элемтәдә эшләде. 1930 еллар ахырында ана һәм балачакны саклау буенча эш җайга салына, медицина оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту көчәйтелә. Мәсәлән, 1936 елда «Абортларны тыю, аналарга матди ярдәм күрсәтү, күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, бала табу йортлары, балалар яслеләре һәм балалар бакчалары челтәрен киңәйтү, алиментлар түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгын көчәйтү һәм аерылышулар турындагы законнардагы кайбер үзгәрешләр турында» закон кабул ителә.

Гаиләне ныгыту буенча өстәмә чаралар күрелгән. Аерылышулар саны кимесен өчен, СССР Үзәк сайлау комиссиясе һәм СНК 1936 елның 27 июнендәге карары нигезендә, аерылышу процедурасы катлауландырыла: ике якның да ГХАТка мәҗбүри килүе таләп ителә, паспортта аерылышу турында билге ясала, аны рәсмиләштерү өчен пошлина арта.

Бөек Ватан сугышы елларында ГХАТ органнары барлык кыенлыкларга да карамастан, үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны тулысынча үтәде. Гражданнар никахлашуны, аерылышуны, бала тууны теркәүне дәвам иттеләр. Уллыкка алу очраклары еш була, шуңа бәйле рәвештә 1943 елның 8 сентябрендә уллыкка алу турында СССР Югары Советы Президиумы Указы кабул ителә. Указ нигезендә, уллыкка алынган балалар туганнарга тиңләштерелде.

Сугыш нәтиҗәсендә килеп туган демографик вәзгыять дәүләт тарафыннан гаилә проблемаларына, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга игътибарны арттыруны таләп иткән, күрәсең. Моңа СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 8 июлендә кабул ителгән «Йөкле хатын-кызларга, күп балалы һәм ялгыз аналарга дәүләт ярдәмен арттыру, ана булу һәм балачакны көчәйтү, «Герой-Ана» дигән мактаулы исемне билгеләү, «Ана даны» орденын һәм «Ана медале» медален гамәлгә кую» турындагы Указы юнәлгән була. Указ нигезендә никах теркәү яңадан мәҗбүри дип билгеләнә. Никах мөнәсәбәтләрендә торучы барлык парлар да аларны рәсми рәвештә тану өчен ГХАТ органнарында никахларын теркәргә тиеш булалар. Аерылышу процедурасы да шактый үзгәрешләр кичерде. Никахны өзүнең бары тик суд тәртибе генә расланган, аның барышында халык суды ир белән хатынны дуслаштырырга көч куярга тиеш булган.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң ГХАТ органнары эше хөкүмәт күзлегендә кала. 1946 елның 8 гыйнварындагы «Гражданлык хәле актларын теркәүне тәртипкә салу буенча чаралар турында» РСФСР Халык Комиссарлары Советы карары 1946 елның 1 мартына кадәр район һәм шәһәр ГХАТ бюроларына, шул ук вакытта никахлашу һәм тууны теркәү өчен аерым бүлмәләр һәм зал бүлеп бирүне күздә тотып, төзекләндерелгән биналар бирүне йөкли. 1946 елның 1 апреленә кадәр җирле хакимиятләр барлык биналарны тәртипкә китерергә, аларны кирәкле мебель, инвентарь белән җиһазландырырга һәм аларны үрнәк тәртиптә тотуны тәэмин итәргә тиеш була. Шул ук елны НКВД Эчке эшләр министрлыгы дип үзгәртелә.

1956 елның 25 октябреннән ГХАТ органнары Эчке эшләр министрлыгына буйсынудан чыгарыла һәм хезмәт итүче депутатлар җирле Советлар карамагына тапшырыла. Ә РСФСР Министрлар Советының 1957 елның 7 июнендә кабул ителгән «ГХАТ белән җитәкчелек итүне оештыру турында»гы 524 номерлы карары нигезендә автоном республикалар, край башкарма комитетлары, өлкә башкарма комитетлары Министрлар Советы, республика карамагындагы шәһәрләрнең башкарма комитетлары штатларында әлеге органнарның эшен урында контрольдә тоту һәм җитәкчелек итү өчен ГХАТ буенча инспекторлар вазифалары барлыкка килә. ГХАТ органнары эшчәнлегенә методик җитәкчелек итү РСФСР Юстиция министрлыгына йөкләнә, аның үзәк аппараты составында махсус бүлек булдырыла. 1958 елның 20 гыйнварында РСФСР Юстиция министрлыгы тарафыннан «Гражданлык хәле актларын теркәү тәртибе турында Күрсәтмә» раслана. Анда туу, никахлашу, уллыкка алу, аерылышу, үлем, фамилия һәм исемне үзгәртү, шулай ук акт язмаларының бланкларын тутыру кагыйдәләре бар иде. Күрсәтмәдә гражданлык хәле актларын теркәү буенча хисап мәсьәләләре, таныклык бланкларын исәпкә алу, ГХАТ архивларында актларны саклауга карата таләпләр дә чагылыш тапты. Документта акт язмалары, таныклык бланклары, белешмә формалары, штамплар һәм ведомостьлар үрнәкләре урын алган иде.

Гражданлык хәле актларын теркәү функцияләрен хезмәт итүче депутатлар җирле Советлар Башкарма комитетларына тапшыру белән бәйле рәвештә, автоном республикаларның, крайларның һәм өлкәләрнең ГХАТ архивлары автоном республикалар, край башкарма комитетлары, өлкә башкарма комитетлары Министрлар Советының турыдан-туры карамагына тапшырылды. Бу ГХАТ органнарының эшен яхшыртырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта, РСФСР Юстиция министрлыгының «РСФСР автоном республикалар, крайлар һәм өлкәләр архивларының эшен тәртипкә салу турында» 1958 елның 9 октябрендәге хатыннан күренгәнчә, ГХАТ архивлары эшендә җитди җитешсезлекләр ачыкланган. Гражданнарны мәдәни кабул итүне оештыруга һәм архивларның кабул итү бүлмәләрендә тиешле шартлар тудыруга игътибар итәргә тәкъдим ителде. Акт язмаларын саклау шартлары куелган таләпләргә җавап бирмәсә, архивка тиешле бина бирү, архивны стеллажлар, шкафлар белән җиһазландыру һ. б. турында сорау куярга кирәк иде.

РСФСР Министрлар Советының 1959 елның 16 февралендәге «РСФСР Юстиция министрлыгының үзәк аппараты структурасы һәм штатлары турында» карары белән Нотариат бүлеге һәм ГХАТ бүлеге Нотариат һәм ГХАТ бүлегенә берләштерелә.

РСФСР Министрлар Советының 1964 елның 18 февралендә кабул ителгән «Совет кешеләренең көнкүрешенә яңа гражданлык йолаларын кертү турында»гы карары кабул ителгәннән соң ГХАТ органнары эшенең барлык системасын яңадан карау буенча җитди чаралар билгеләнде. ГХАТ бүлекләре өчен яңа биналар хәзер махсус архитектура-планлаштыру проектлары буенча никахны тантаналы рәвештә теркәү өчен каралган заллар белән төзелергә тиеш булган. Мәдәният сарайларында, пионер йортларында, клубларда, бала табу йортларында үткәрелгән тууны тантаналы теркәү ритуаллары, шулай ук гражданлык панихидасы йолалары эшләнде. Үлем теркәүне җирләү хезмәте күрсәтү кибетләре биналарында үткәрделәр. Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру, яшьләрне армиягә озату, яшь гаилә кичәләре кебек яңа совет чаралары оештырылды һәм камилләштерелде.

1968 елда беренче тапкыр «ССР һәм Республикалар Союзының никах һәм гаилә турындагы закон нигезләре» гомумсоюз гаилә-хокукый акты, ә 1969 елда РСФСР никах һәм гаилә Кодексы кабул ителә. Аның нигезендә ГХАТ органнарында теркәлгән никах кына рәсми рәвештә танылды. Факттагы никах элеккегечә бернинди хокукый нәтиҗәләргә дә китермәгән. Аерылышуга нигез булып гаиләнең төзәлмәслек таркалуы санала. Ир белән хатынның балигъ булмаган балалары яки милек буенча бәхәсләре булмаса, аерылышу ГХАТ органнарында үзара ризалык белән башкарылды. Кодекс нигезендә, шәһәр һәм районнарда гражданлык хәле актларын теркәү халык депутатларының район, шәһәр Советлары башкарма комитетларының ГХАТ бүлекләре (бюросы), ә поселок һәм авыл торак пунктларында халык депутатларының поселок һәм авыл Советлары башкарма комитетлары тарафыннан башкарыла. Әлеге Кодекс белән ГХАТ органнары 1997 елга кадәр җитәкчелек иткән.

ТАССР Министрлар Советының 1969 елның 10 гыйнварындагы карары белән ТАССР Министрлар Советының Гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) бүлеге оештырыла. Штат расписаниесе буенча бүлек 10 штат берәмлеген үз эченә алган. Аңа киң даирә бурычлар йөкләнә: ГХАТ органнарының никах һәм туу тантанасын теркәү буенча эшен оештыру, район һәм шәһәр ГХАТ бюроларының, шулай ук хезмәт итүче депутатлар Советларының авыл һәм поселок башкарма комитетларының гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшен тикшерү, халыкның табигый хәрәкәтен исәпкә алу күрсәткечләрен анализлау, гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәләренең икенче нөсхәләрен саклауны тәэмин итү һ. б.

СССРда ГХАТ органнары эшенә гомуми методик җитәкчелекне 1957 елдан 1971 елга кадәр РСФСР Министрлар Советы каршындагы Юридик комиссия, ә алга таба РСФСР Юстиция министрлыгы башкара.

СССР таркалганнан соң Россия Федерациясендә гаилә законнары нормалары сизелерлек үзгәрә. 1994 елда Дәүләт Думасы тарафыннан яңа Гаилә кодексын әзерләү буенча эшче төркем төзелә, кодекс 1995 елның 8 декабрендә кабул ителә. 1996 елның 1 мартыннан ул үз көченә керде. Әлеге кодекс, шулай ук 1997 елның 15 ноябрендәге «Гражданлык хәле актлары турында» Федераль закон һәм 2011 елның 29 ноябрендә Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан расланган «Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламенты» ГХАТ органнары эшендә төп нигез булып тора.

Хәзерге шартларда гражданлык хәле актларын теркәү органнарына законлылыкны тәэмин итү, гражданнарның хокукларын саклау һәм яклау, шулай ук иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча мөһим бурычлар йөкләнә. «Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы нигезендә ГХАТ идарәләре (агентлыклар, комитетлар) Россия Федерациясенең барлык субъектларында оештырыла һәм гражданлык хәле актларын теркәү буенча Россия Федерациясе дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен җаваплы махсус компетенцияле башкарма хакимият органнары булып тора. Күрсәтелгән вәкаләтләр шулай ук Россия Федерациясе субъектының тиешле законын кабул итү юлы белән җирле үзидарә органнарына да тапшырылырга мөмкин. Бу очракта ГХАТ муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә башкарма-боеру органының структур бүлекчәсенә әверелә.

"Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында" 2005 елның 30 декабрендәге 146-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләре барлык муниципалитетларга, авыл җирлекләренә тапшырылган. Гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеге белән гомуми идарә итүне 1999 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеген үзгәртеп кору юлы белән төзелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе гамәлгә ашыра.

Бүген республиканың гражданлык хәле актларын теркәү органнары - үз эшенең формаларын һәм методларын даими камилләштерүче, Интернет челтәре аша хезмәт күрсәтү механизмнарын киң гамәлгә ашыручы һәм ведомствоара электрон багланышлар системасында актив катнаша торган заманча учреждениеләр.

Аларның эшчәнлегендә 2017-2020 елларда гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын электрон рәвешкә күчерүгә зур урын бирелде. Бердәм дәүләт ГХАТ реестрын формалаштыру өстенлекле бурыч булып торды. Бу глобаль мәгълүмат ресурсы илебезнең һәр гражданы турында мәгълүматларның эталон чыганагы. Аны актуальләштерү даими рәвештә онлайн режимда башкарыла. Моннан тыш, гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының берләштерелгән федераль базасын булдыру ГХАТ органнары эшен күп тапкырлар тизләтеп, ведомство буенча кәгазь документлар әйләнешеннән китәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук булдырылган ресурс Халыкның бердәм регистрын формалаштыруның төп чыганакларыннан берсе булып тора.

Элек бер айдан алып өч айга кадәр һәм аннан да күбрәк вакытны биләгән технологик процесслар Россия Федерациясенең төрле субъектларындагы ГХАТ органнарының электрон формада хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә көн дәвамында яки берничә минут эчендә тормышка ашырылырга мөмкин. Асылда, тармак өчен бу чын цифрлы революция, XXI гасырда мәгълүмати алга китеш дигәнне аңлата.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 28 апреле, 10:09

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International