Еш бирелә торган сораулар

Сорау: Мирас рәсмиләштергәндә 1914 елда туган бабай һәм 1916 елда туган әбинең туу турында документлары кирәк булды, икесе дә Алабуга районында туган. Миңа кирәкле документларны мин кайда ала алам?

Җавап: Сезгә Татарстан Республикасының Милли архивына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 420029, Казан шәһәре, 8 Март ур., 5а йорт, белешмәләр өчен тел. 279-41-18.

 

Сорау: Пенсияне рәсмиләштерү өчен никахка кадәрге фамилия турында документны сорыйлар, никах өзелгән, миңа кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Җавап: Никахка кадәрге фамилияне раслау өчен Сезгә никах теркәү урыны буенча ГХАТ органына язмача яки шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Сорау: Чит илгә даими яшәү урынына чыгу өчен, туу турында таныклыкның төп нөсхәсенә мин апостильне кайда куя алам? Тууны теркәү урыны: Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәре.

Җавап: Туу турында таныклыкның төп нөсхәсендә апостильне кую өчен, Сезгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 420021, Казан шәһәре, Әхтәмов ур., 14 йорт, белешмәләр өчен тел: 293-33-47.

 

Сорау: Никах теркәү өчен иң чик яшь билгеләнгәнме?

Җавап: Никах теркәү өчен Россия Федерациясе законнары белән иң чик яшь билгеләнмәгән.

 

Сорау: Никах теркәү өчен ГХАТ органын сайлауда чикләүләр бармы?

Җавап: Юк, закон андый чикләүләрне билгеләми. Киресенчә, «Гражданлык хәле актлары турында»гы Федераль законның 25 нче маддәсендә никахны дәүләт теркәвенә алу никахка керүче затларның сайлавы буенча Россия Федерациясе территориясендә теләсә кайсы ГХАТ органы тарафыннан башкарыла.

 

Сорау: Ир яки хатын никахлашканнан соң алган уртак фамилияне алыштырган очракта, икенче як үз фамилиясен алыштырырга тиешме?

Җавап: Россия Федерациясе Гаилә кодексының 32 нче маддәсенең 2 нче пункты нигезендә, ир яки хатынның фамилиясен алмаштыру үзе артыннан икенче якның фамилиясен алмаштыруга китерми.

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 11 гыйнвары, 13:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International