Татарстан ЗАГСлары делегациясе Дәүләт Думасында булды

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Мәскәүдә Татарстан ЗАГСлары җитәкчеләренең федераль министрлыклар һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуы вакытында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм кешеләргә хезмәт күрсәтүдә яңа практикалар турында сүз барды.
Очрашуда Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина; Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов; РФ Федераль Җыенының VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты. 
Киңәшмәдә шулай ук Дәүләт статистикасы федераль хезмәте, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
 

Очрашуда ЗАГС җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсен Казанда уздыру турында билгеле булды.

"Безнең илдә төп кыйммәт – гаилә. Гаилә корырга карар кылган кешеләр ЗАГСка килә. ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләре башкарган югары миссия әлеге карарны кабул иткән парлар өчен мотиватор булып тора», – дип билгеләп үтте Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина.

РФ юстиция министры урынбасары Максим Бесхмельницын Татарстан ЗАГСлары эшен мактады һәм быел октябрь аенда Казанда Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте ЗАГСлары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе узачагы турында игълан итте.

ТР ГХАТ бүлекләре башлыкларына гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруга, гаилә институтын ныгытуга һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга керткән өлешләре өчен Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм бала мәсьәләләре комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 

Татарстан делегациясе Мәскәүнең 4 нче ЗАГСында булды. Мәскәү ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Бутов эшчәнлекнең алдынгы юнәлешләре, цифрлаштыру һәм кешеләргә хезмәт күрсәтүгә инновацион якын килү турында сөйләде.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар иң яхшы практикаларны үзләштерүгә һәм һөнәри бердәмлек үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International