2018 елның 9 нчы февралендә Лениногорск шәһәренең Язылышу сарае бинасында Лениногорск шәһәре һәм районы буенча РПФ идарәсенең еллык эш нәтиҗәләре турында коллегия уздырылды. Җыенда Лениногорск шәһәре ПФ җитәкчесе Исламова Айгөл Әхмәтислам кызы, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Залаков Наил Ринат улы, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы һәм ТР ПФ идарәсе җитәкчесе урынбасары Шашуров Сергей Евгений улы катнашты.
2018 нче елның 10 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары 1982 нче елдан бирле уздырыла.
Ярышларда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.
Василий Васильевич белән Анна Даниловна Черняевлар бриллиант туйларын уздырдылар.
Аларның дуслык мәктәп бусагасыннан ук башланган, икесе бер парта артында утырганнар. 60 ел дәвамында тормышның рәхәтен дә, михнәтен дэ күреп, хәзер дә матур итеп яшиләр.
Шәле авылында февраль аенда 90 яшьлек юбиляр Зәйнәб Насыбуллина үзенен туган көнен уткәреп узды. Аны котларга социаль яклау бүлеге Рашида Сахабиева һәм Шәле авылы башлыгы урын басары Мансур Галиахметов котларга килде.
“Россия чаңгы юллары” илебездә быел 36нчы мәртәбә уздырылса, Татарстан бу узышларга 13 ел элек кушылган. Районыбыз Теләчедә әлеге ярыш елдан –ел матурырак уза, катнашучылар саны арта. Быел әлеге спорт бәйрәме районның чаңгы базасында, Сабантуй бәйрәме уза торган мәйдан янында узды. Бу көнне 1080 райондашыбыз чаңгыга басты.
ЗАГС бүлеге белгечләре Тәтеш муниципаль районында уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар.Һава торышының салкынрак булуы да чаңгыда ярышу теләген һәм кәефен төшермәде. Һәр катнашучы әлеге чарадан үзенә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.
Юбилярны туган көне белән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкче Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, "Татарстан" хуҗалыгы баш зоотехнигы Рафис Галимуллин котлап ихлас теләкләрен ирештерделәр, фидакарь, тырыш хезмәте өчен олы рәхмәт белдерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Документта Нина Ивановна дип язылса да, Түнтәр авылы халкы өчен күптән Әминә апа инде ул. Әйе, язмыш җилләре аны Балтач якларына алып килеп, исемен генә түгел, җисемен дә үзгәртерлек тормыш сукмаклары аша йөртә. Түнтәр авылында гомер итүче Әминә апа Зарипова гасырга тиң - 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Алтын туйны Алексей Яковлевич белән Анна Ивановна балалар, оныклар, туганнар белән бергәләп үткәрделәр. Бер-берсенә тирән хөрмәт белән гомер итүче гаилә Мактау китабына кертелде.
10 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында булачак парлар өчен, чираттагы дәрес узды.