Лениногорск шәһәре һәм районы буенча РПФ идарәсенең еллык эш нәтиҗәләре турында коллегия

2018 елның 11 феврале, якшәмбе

      2018 елның 9 нчы февралендә Лениногорск шәһәренең Язылышу сарае бинасында Лениногорск шәһәре һәм районы буенча РПФ идарәсенең еллык эш нәтиҗәләре турында коллегия уздырылды. Җыенда Лениногорск шәһәре ПФ җитәкчесе Исламова Айгөл Әхмәтислам кызы, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Залаков Наил Ринат улы, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы һәм ТР ПФ идарәсе җитәкчесе урынбасары Шашуров Сергей Евгений улы катнашты.

Елена Миннигаләмова үз чыгышында ГХАТ бүлегенең ПФ идарәсе белән бәйләнеше турында доклад ясады һәм 2017 елга нәтиҗә ясап 2018 елга булган төп бурычларны атап үтте.

Ә инде  ТР ПФ идарәсе җитәкчесе урынбасары Шашуров Сергей Евгений улы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елен Яков кызына нәтиҗәле эшчәнлеге, эшкә булган җаваплы карашы һәм профессианаллыгы өчен ТР РПФ бүлегеннән Почет грамотасы тапшырды. Шулай ук ГХАТ бүлегенең Почетлы кунаклары китабында күп кенә җылы сузләр һәм теләкләр юллап калдырды.

Җыенны тәмамлап, җиде гаиләгә тантаналы рәвештә Ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International