ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

13 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Шылангы авыл җирлегендә  Мироновлар  гаиләсе  Николай улы  Владимир  һәм  Григорий  кызы Любовның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаилəлəре яшь буын ɵчен үрнəк. Балалары һәм оныклары өчен алар һәрвакыт үрнәк булалар. Тату  гаилə төзү өчен - мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм тугры, намуслы һәм хезмәт сөючән булу кирəк.

2018 елның 13 февраленда Азнакай  ГХАТ бүлеге армян диаспорасы белән берлектә халык бәйрәме “трндез”-муллык һәм иминлек бәйрәме уткәрде. Монда районыбыздан булган яшь парлар һәм әлегенә никахлашкан  яшьләр катнашты.Бәйрәмнен борынгыдан килгән йоласы –янып торган учаг аркылы кулларны җибәрмичә сикереп чыккан парлар бәхетле, озын гомер юлын парлап утәчәкләр .Бәйрәмгә килгән парлар бу йоланы унышлы башкардылар.

Питрәч районнында тагы бер 90 яшьлек юбиляр Анна Чихирева. Туган көнендә аны котларга район башкарма комитеты Марат Фасхутдинов, соөиалҗ яклау бүлегеннән Рашида Сахабиева килделәр. Анна Андрияновага бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Чихиревлар гаиләсе- районда үрнәк гаилә. Алар гомер буе районда эшлэделәр. 3 бала ике кыз һәм бер малай  үстерделәр.

Бүген, 13 февральдә ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 300 сабыйның туы теркәлгән.

Фаил һәм Екатерина Шарафутдиновлар гаиләсендә  2018 8 февралендә беренче балалары туган! Улларына алар искиткеч исеме Артем дип кушканнар. Грек теленнән алынган исем «зыянсыз»,  сәламәтлек» дигән мәгънәләрне аңлата.

Май чабу – борынгы славяннар бәйрәме,  күп гасырлар аша ул халык гореф- гадәтләрен саклап кала. Май чабу белән шулай ук туй ясау да бәйле.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

         2018 елның февраленда 10 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Каргалы авылы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева 2017 елның   йомгаклары буенча  авыл башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, табиблар, фельдшерлар  алдында чыгыш ясады.Үзенең чыгышында ул туу, үлем, язылышу, аерылышу саннарына анализ ясады. Аерылышу фактларын булдырмау йөзеннән үткәрелгән чараларга тукталды.Үлемне вакытында теркәү буенча бергәләп эш алып бару кирәклеге турында сөйләде.

12 февраль көнне Сарманда III чакырылыш муниципаль район Советының XV утырышы узды. Аның эшендә республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты һәм чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен анализлады һәм 2018 елга бурычларга тукталды. Ахырда республика, район үсеше өчен аеруча тырыш хезмәт куйганнары өчен мактаулы исемнәргә, Татарстан Республикасы Президентның Рәхмәт хатларына лаек булучылар бүләкләнде. Алар арасында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина бар иде.

         2018 елның 12 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә» электив курсы буенча югары сыйныф укучылары өчен, чираттагы дәрес узды.

Исламҗан абый Вәлиев 1928 елны Минзәлә районы Чупай авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф белем ала, аннан Калтак авылы мәктәбендә укый. Мәктәпне бетерүгә колхоз эшендә эшли башлый. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайта һәм шунда тормыш итә башлый. Хатыны Мәдинә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International