ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Саннар, йолдызлар әйтеме алар өчен зур әһәмияткә ия була башлый.

14 февраль – гашыйклар көне әнә шундый әһәмиятле көн алар өчен. Бу көнне Алабуга ЗАГС бүлегендә 14 пар өйләнешергә гариза язды, 2 яңа пар өйләнеште.

      Изге Валентин көне – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр, шоколад конфетлар һәм матур теләкләр бәйрәме. Безнең илдә бу бәйрәм яңа булуга карамастан, аны гашыйк парлар сөенеп, көтеп алалар.Бәйрәм чәршәмбегә туры килсә дә 30 пар бу көнне гаилә корырга булды.

      Яшь парларга әзерләнгән сюрприз көтте: алар барысы «мәхәббәт йөрәкләрдә», үз теләкләрен яздылар, аннан соң аларны безнең «алтын» юбилярлар Кукужевлар кызыл  мәхәббәт шарларрында күккә җибәрделәр.

Ел саен, 2012 елдан башлап, 14 февраль китап бүләк итү көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем китаплар бүләк итергә тиеш дип санала.

2018 елның 14 февралендә Гашыйклар Көнендә, Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 14 пар никахларын законлы рәвештә теркәгәннәр. 

14 февраль көнне Идел буе районы ГХАТ бүлегендә гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар өчен тантана булып узды. Ел башыннан мондый тантаналарында ГХАТ бүлегендә алтын һәм бриллиант юбилейларые билгәләп узган 74 гаилә катнашты.

Аны уз мәхәббәтен тапкан һәм әле гашыйк булып, уз бәхетен табарга хыялланып яшәучеләр дә ярата. Әлеге бәйрәм конендә Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә рәсми рәвештә Хасановлар гаиләсе теркәлде. Илшат белән Алия бу көнне бәйрәм көне икәнен уйламыйча сайлаганнар. “Димэк шулай язган”, дип өстәделәр алар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.

  Азат Ярулла улы Габдуллин һәм Рушания Зирәк кызы Гарипова өчен 2018 елның 14 февраль көне чын бәйрәм көне булды. Алар өйләнешү турында таныклык алдылар.  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга бәхетле гаилә тормышы, сәламәтлек теләделәр.

Гашыйклар көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 6 яңа гаилә үзләренең тормышын башлап җибәрде. Евгений белән Нина, Павел белән Альбина, Андрей белән Виктория, Геннадий белән Анастасия, Эдуард белән Инна, Георгий белән Наталья шушы матур датада законлы ир белән хатын булдылар. 14 февраль алар өчен Гашыйклар көне генә түгел, ә гаиләләренең туган көне буларак та бәйрәм ителәчәк.

14 нче февраль көнне, дөньяның күп кенә илләрендә, иң романтик бәйрәм булып саналган, Изге вәли Көне яки барлык гашыйклар Көне билгеләп үтелә.   Мең ярымнан артык  еллар дәвамында бу көнне яшь кешеләр бер-берсенә мәхәббәт аңлата. Бу искиткеч матур көнне ике пар  үз мөнәсәбәтләрен, Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге бинасында никах белән ныгыттылар. Демьяновлар гаиләсендә бик тиздән янә бәйрәм – бала туу көтелә. Ә ирле-хатынлы Хамитовлар   никахларын, сабыйлары  Адел тууын теркәү көнне рәсмиләштерделәр.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Дөресендә,  Кече Кайбыч авылында яшәүче “яшь парлар” Шириев Әбузәр Газизҗан улы һәм Шиһапова Гөлсинә Ярхәм кызы ярты гасырга якын бер-берсен яратып, аңлашып яшәсләрдә, алар  бүген никахларын закон нигезендә рәсмиләштерергә булганнар. Бугенге көндә кәләшкә 81 яшь, кияүгә 79 яшь.  Киләчәктә дә аларга сәламәтлектә, бер-берсен аңлап, хөрмәттә яшәргә насыйп булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International