2018 елның 14 февралендә Гашыйклар Көнендә, Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 14 пар никахларын законлы рәвештә теркәгәннәр.
ГХАТ Идарәсе белгечләре белән берлектә Түбән Кама КИУ (ИЭУП) филиалы студентлары кияүләр һәм кәләшләр өчен, мәхәббәткә багышланган мавыктыргыч квест-уен оештырдылар.
Гашыйклар көне быел шулай ук “Май чалуның” өченче көненә туры килде. Халыкта ул «тәмлетамак» дип йөртелә. Әлеге көнне кияү кайнанасына коймак ашарга килергә тиеш була. Идарә белгечләре җитәкчелегендә, булачак кайнаналар татлы коймаклар белән кияүләрен сыйладылар. Шулай ук яшь парлар борынгы йола - гаилә бәхете «каруселе» белән таныштылар. Аның аша узып, парлар бәхетле гаилә тормышына матур теләкләр әйттеләр.