2018 елның 15 февралендә “Май чабу” атнасының дүртенче көнендә идарәгә иң нәни түбәнкамалылар килделәр. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 7 нче балалар бакчасы экскурсиядә булды.
Баулы шәһәрендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәшит Давлетхузин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Рәшит абый гомере буе диярлек бораулау эшләре һәм НГДУ «Баулынефть» системасында эшләп лаеклы ялга китә. Төрле елларда ветеран өлкән дизелист, нефть чыгару буенча оператор, механик булып эшләгән һәм лаеклы хезмәте өчен күп төрле бүләкләргә ия булган. Тормыш иптәше Нәсихә апа белән 60 ел тату гомер яшәп акыллы балалар тәрбияләгән.
Гашыйклар көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә балага исем кушу чарасы узды. Бу көнне Иона исемле кызга исем кушылды. Иона исеме борынгы еврей халкыннан килә, күгәрчен дигәнне аңлата. Павел белән Марина Дюковлар гаиләсендә кызчык икенче бала булып, 3800 гр авырлыкта һәм 54 см озынлыкта дөньяга туды. 14 февраль көнне гаилә балаларының беренче документын – туу турындагы таныклык алдылар.
Изге Вәли көнендә Буа муниципаль ГХАТ бүлегендә 41 яшьлек Илдар Низаметдинов һәм 32 яшьлек Гөлсем Гимаева үзләренең никахларын берләштерделәр. ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Шагалиева яшьләрне котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.
2018 елның 14нче февраль көнне Кукужевлар гаиләсендә зур бәйрәм булып узды - Николай Федорович белән Вера Алексеевнаның алтын туйлары. Аларның бергә яши башлаганнарына 50 ел!
Казан шәһәренең ГХАТ бүлегендә, гашыйклар көнендә, эш көне булуга да карамастан, 20 пар никахларын теркәделәр. Ә булачак парлар Илдар һәм Анастасия өчен әзерләнгән ярәшү тантанасы алар өчен сюрприз булды. Алар автоклубта танышканнар. Анастасияне беренче тапкыр күрүгә Илдар бу чибәр кызны үзенә каратырга карар кыла.
Загс хезмәткәрләре шарлар белән матур итеп залны бизәделәр. Барлыгы бу көнгә 5 гариза бирелгән иде, иң яшь кәләшкә 22 яшь, a иң өлкән кияү 43 яшьтә иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне өч пар никахлашу залында беренче тапкыр булдылар. Алексеевск районы ГХАТ бүлеге белгече Зиннатуллина Ләйсән яңа гаиләләрне котлады - 14 февраль көне тулысынча романтиклар, бәхет, мәхәббәт көне, сезнең йөрәкләрдә һәрвакыт тугырылык, ышаныч булсын, мәхәббәт ялкыны беркайчан да сүнмәсен!
2018 нче елның 14 февралендә Яңа Чишмә районындагы яшь парның никахы теркәлде. Ксения һәм Александр гашыйклар көнендә кауштылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина яшь парларга үз мәхәббәтләрен саклап калырга теләде.
Кышның суыкларына карамастан, 14 февраль иң якты һәм язча җылы көн. Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме килеп җитте. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.
Изге Вәли көнендә, ягъни барлык гашыйк булганнарның бәйрәме кәнендә Баулының өч пары никахларын теркәде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова Закировлар, Шарифуллиннар, Зайнуллиннар гаиләләрен котлап, аларга ныклы, бәхетле гаилә корырга теләп калды.
Яңа өйләнешуләр өчен 14 февральдә гашыйклар көне уңаеннан Азнакай һәм Актүбә ЗАГС бүлегендә Ачык ишекләр көне игълан итте. Гариза биргән көннән башлап алар кияу белән кәләшкә әйләнәләр. Файзуллин Дамир һәм Хакимуллина Зиля, Латыпов Рөстәм һәм Миргасимова Рәмилә,гаризаларын тантаналы итеп яздылар, котлау сүзләрен тыңладылар һәм аларга ЗАГСка язылышырга чакыру бирелде.