14 февраль чәршәмбе көненә туры килүгә карамастан, Изге Вәли көнендә Алексеевск ГХАТ бүлегендә тантаналы шартларда 5 никах теркәлде

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Загс хезмәткәрләре шарлар белән матур итеп залны бизәделәр. Барлыгы бу көнгә   5 гариза бирелгән иде, иң яшь кәләшкә  22 яшь, a иң өлкән кияү   43 яшьтә иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу көнне   өч пар  никахлашу залында беренче тапкыр булдылар. Алексеевск районы ГХАТ бүлеге белгече   Зиннатуллина Ләйсән яңа гаиләләрне котлады - 14 февраль көне тулысынча романтиклар, бәхет, мәхәббәт көне, сезнең йөрәкләрдә һәрвакыт  тугырылык, ышаныч булсын, мәхәббәт ялкыны беркайчан да сүнмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International