Баулы шәһәрендә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәшит Давлетхузин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте . Рәшит абый гомере буе диярлек бораулау эшләре һәм НГДУ «Баулынефть» системасында эшләп лаеклы ялга китә. Төрле елларда ветеран өлкән дизелист, нефть чыгару буенча оператор, механик булып эшләгән һәм лаеклы хезмәте өчен күп төрле бүләкләргә ия булган. Тормыш иптәше Нәсихә апа белән 60 ел тату гомер яшәп акыллы балалар тәрбияләгән.
Эш сөючән, тыйнак гаилә булып озын тормыш юлын кичергән Давлетхузиннар бүген балаларына, оныкларына, оныкчыкларына сөенеп яшиләр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов юбилярны 90 яшьлеге белән котлады һәм Президент Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.