Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2018 елның 50 нче пары үзләренең никахларын теркәде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Дмитрий белән Екатеринаны тормышларындагы зур вакыйга – гаилә туу белән котлады. Аларга бер-берсенә терәк, тугры иптәш булуларын, гаилә иминлеге, бәхет теләделәр. Бәхетле парга тантаналы рәвештә иң беренче уртак документлары – никах рәсмиләштерү турындагы таныклык тапшырылды
Россиянең ФМХИ территориаль пункты җитәкчесе В.Г.Зубова 14 яше тулган укучыларга РФ нең төп документы паспортлар тапшырды һәм аларга паспортларын саклап тотарга, зур көчле илнең гражданнары булулары белән горурлануларын теләде.
ЗАГС бүлеге мөдире Дианова Л.М. балаларны шулай ук бүгенге тантана белән котлады һәм илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.
Бүген, 15 февральдә Биектау районы Кече Солабаштан Мөхәммәтшиннар, Мәхмүт һәм Фирдәвес 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Нәкъ бу көнне 1968 елда алар Дубъяз авыл Советында никахларын теркәделәр. Алтын юбилей гаилә бердәмлеген тоярга мөмкинлек бирә. Бу көтеп алынган һәм шатлыклы бәйрәмне билгеләргә бөтен гаилә җыелыша.
Гашыйклар көнендә яшь пар тренингта катнашты, бер-берсенә тантаналы рәвештә вәгъдәләр бирделәр, истәлеккә фотога төштеләр. Булачак яшь парлар бәйрәм тренингында алган белемнәрне кызыксыну белән билгеләп үттеләр. Аларга аеруча тантаналы рәвештә бер-берсеңә яратуны, ышанырга һәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булырга вәгъдә бирү бик ошады. Акция ГХАТ бүлеге оештырган “Бәхетле гаилә мәктәбе” һәм «Ышаныч» үзәге кысаларында үткәрелде.
Әтнә муниципаль районы Күңгәр авылында 15 февральдә “Парлы гомер – назлы гомер” чарасы узды. Бу чарага 35еллык гаилә юбилеын уздыручы Әмировлар, Галиәскәровлар һәм Сәгъдиевлар гаиләләре катнашты. Алар үзләренең бәхетле гаилә тормышы турында сөйләделәр. Чарада Күңгәр авылында дини тәрбия бирүче Рубис хәзрәт чыгыш ясады. Кызыклы конкурслар һәм концерт номерлары халыкны ял иттерде. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
14 февральдә Казанда “Татарстан яңа гасыр хәрәкәте җитәкчелегендә яшьләр политикасы юнәлешендәге яңалыклар”га багышланган түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Яшьләр арасындагы проблемаларга багышланган утырышта Алабуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева катнашты.
Изге Валентин көне – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр, шоколад конфетлар һәм матур теләкләр бәйрәме. Безнең илдә бу бәйрәм яңа булуга карамастан, аны гашыйк парлар сөенеп, көтеп алалар.Бәйрәм чәршәмбегә туры килсә дә 30 пар бу көнне гаилә корырга булды.
Роман һәм Анастасия яшь гаиләсендә 2018 елның 12 февраленда шатлыклы вакыйга булды. Аларның кызлары туды, аңа Полина дип бик матур исем куштылар. Ул ел башыннан алып Чистай ЗАГС бүлегендә теркәлүче 100нче бала булды.Туу турында таныклык тапшырганда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ихлас күңелләреннән бәхетле әтине беренче кызлары туу белән тәбрик иттеләр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр.
Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Таһир Шәрәфиев социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шафигуллин, якыннары, туганнары килгән иде. Хатыйп Фәйзрахман улы олы юбилеен балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Һәркайсы Хатыйп бабайга исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Изге вәли көнендә туй – якты, истә кала торган, романтик һәм бераз гына сентименталь вакыйга. Гашыйклар өчен ике иң дулкынландыргыч көн бер зур вагыйгага әверелә.