Изге Валентин көне – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр, шоколад конфетлар һәм матур теләкләр бәйрәме. Безнең илдә бу бәйрәм яңа булуга карамастан, аны гашыйк парлар сөенеп, көтеп алалар.Бәйрәм чәршәмбегә туры килсә дә 30 пар бу көнне гаилә корырга булды.
Яшь парларны әзерләнгән сюрприз көтте: алар барысы «мәхәббәт йөрәкләрдә», үз теләкләрен яздылар, аннан соң аларны безнең «алтын» юбилярлар Кукужевлар кызыл мәхәббәт шарларрында күккә җибәрделәр. Бар парларга да гаилә бәхете, мәхәббәт, шатлыклар телибез!