2018 елның 17 феврале “ Кияүнең апасында аулак өй” көне дип атала . Бу көнне яшь килен булачак туганнарын кунакка чакыра.
Агымдагы 2018 елның 1 гыйнварендә Буа шәһәрендә Татьяна һәм Илшат Аюповлар гаиләсендә икенче бала туды. Изге Вәли көнендә 14 февралендә – Буа районы ГХАТ бүлеге урынбасары, һәм специалист туган баланы котларга өйләренә килделәр.
Арча районында 14 февраль Гашыйклар көне arskmedia.ru сайтының “Син – минеке, мин – синеке” фотоконкурсында катнашучылар өчен аеруча истә калырлык булды. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе район Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп алар өчен махсус бәйрәм тамашасы уздырды. Сайтны караучылар онлайн тавыш бирү юлы белән җиңүче парларны билгеләде. 1 урынга Ләйсән һәм Динар Нурияздановлар, 2 урында Энҗе һәм Алмаз Рәхимовлар, 3 урынны Алинә һәм Раил Зәкәриевлар яулады.
Борынгыдан май чабу бәйрәменең җомгасында туй уйнау хупланган. Бу көнне язмышларын бәйләгән парларның гаилә тормышы бәхетле булыр дип саналган.
Евгений һәм Мария Уливановлар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар Әлмәт муниципаль районында 2018 елның 100-нче пары булдылар.
16 февраль көнне Югары Ослан муниципаль районы Борнаш авыл җирлегендә Винокуровлар гаиләсе Сергей улы Вениамин һәм Василий кызы Людмиланың 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу парлар бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.
2018 елның 16 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Май чабуның” җомгасын каршы алдылар.
2018 елның 16 февраль көнне Түбән Камада «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кызлар карашы» зона этабы финалы узды. Әлеге проект Түбән Кама муниципаль районы Мәдәният Идарәсе һәм ГХАТ Идарәсе белән берлектә оештыра.
16 февральдә Түбән Камада 2018 елда туган беренче игезәкләр теркәлде.
Кыш озатуны, язны каршылауны славян халкының боронгыдан килгән Май чабу бәйрәмен Азнакай ГХАТ бүлеге быелда бик үзенчәлекле итеп оештырды. Никах теркәргә килгән яшь парларны гөжләп торган самовар, кайнар коймак белән каршыладылар. Коймак рус халкында кояш,ныклы гаилә һәм сәләмәт балалар символы санала.
2018 елның 16 февралендә “Женщина года. Мужчина Года: женский взгляд” дигән конкурс узды. Буа шәһәре хатын –кызлар урынбасары Эльвира Шагалиева (ГХАТ бүлегендә җичәкче булып эшли). Зональный конкурска бик тогәл итеп, катнашучыларны әзерләде. Конкурста 8 районнан 27 хатын-кыз һәм 3 ир–ат катнашты.