Изге Вәли көнендә бүләкләр тапшырдылар

2018 елның 17 феврале, шимбә

 Агымдагы 2018 елның 1 гыйнварендә Буа шәһәрендә Татьяна һәм Илшат Аюповлар гаиләсендә икенче бала туды. Изге Вәли көнендә 14 февралендә – Буа районы ГХАТ бүлеге урынбасары, һәм специалист туган баланы котларга өйләренә килделәр.

ГХАТ бүлеге Эльвира Шагалиева балага исәнлек саулык теләп, Буа районы башлыгы исеменнән мультиварка тапшырды. Бүләк Аюповлар гаиләсенең кечкенә улларына – ике яшьлек Муратка бик охшады. Мурат үзенең кечкенә энесен бик ярата икән. Химия укытучысы Татьяна һәм “Карлинский” колбаса цехында эшләүче Илшат – узләренең кечкенә улларына – Мартин исеме кушканнар.

Мартин исеме – түземле, чыдам, ныклылык, Мурат –күптән көтелгәнне аңлата.

Мартин – бик тыныч, Мурат әти-әнисен тыңлый торган бала. Күп еллар спорт белән шөгелләнгән  әтиләре, балаларын да спорт белән шөгелләнгәнне тели. Әти-әниләренә һәм балаларга алдагы тормышларында исән сау булып бергә яшәсеннәр дигән теләктә каласы килә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International