Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2018 елның 16 феврале, җомга

16 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Борнаш авыл җирлегендә  Винокуровлар  гаиләсе  Сергей улы  Вениамин  һәм  Василий  кызы Людмиланың  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бу парлар  бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.

50 ел  бергә гомер иткән Винокуровлар  гаиләсен ” Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International