Борынгыдан май чабу бәйрәменең җомгасында туй уйнау хупланган. Бу көнне язмышларын бәйләгән парларның гаилә тормышы бәхетле булыр дип саналган.
Евгений һәм Мария Уливановлар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле: алар Әлмәт муниципаль районында 2018 елның 100-нче пары булдылар.
2018 елның 16 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә аларның никахының дәүләт теркәве үтте.
ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә никахны теркәү үткәрделәр һәм чын күңелдән яшь парны котладылар, гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, хыялларының тормышка ашуын, һәр яшәгән мизгелнең бәхет һәм шатлык белән тулып торуын теләделәр. Яшь парларга дәүләт документы – язылышу турында таныклык тапшырылды.