Түбән Камада 2018 елда туган беренче игезәкләр теркәлде

2018 елның 16 феврале, җомга

16 февральдә Түбән Камада 2018 елда туган беренче игезәкләр теркәлде.

         Гашыйклар көнендә Айваз һәм Рузилә Габбазовларга икеләтә бәхет: игезәкләр дөньга килде. Бәхетле ата-ана балаларына Айзат һәм Мәрьям дип исем кушканнар.

         ГХАТ Идарәсе баш белгече Гөлназ Андриянова шәһәр перинаталь үзәгендә яшь ата-ананы чын күңелдән балалары тууы белән котлады, балаларының  туу турында таныклыкларын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Котлау адресларын тапшырды.

         Габбасовлар гаиләсенең олы кызлары да бар – өч яшьлек Айзилә. Игезәкләр туу белән гаилә күп балалыга әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International