Январь аеннан Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда мәктәп балалары өчен экскурсияләр оештыру дәвам итә. 2018 нче елның 20 февраль көнне Тантаналар сараенда 45 нче мәктәп укучылары өчен экскурсия үтте.
Нина Алексеевна белән Иван Артамоновларның гаилә корып яши башлауларына илле ел тулды. Спас районы Приволжск поселогында яшәуче бу тату, бердәм гаилә һәркемгә үрнәк булырлык . Бары тик бәхетле парлар гына ярты гасыр буе гаилә учагының җылысын саклап яши ала, диюләре хак икән.
Узган җомгада Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан биш бала туу теркәлгән. ГХАТ бүлегендә өч малай һәм ике кызның әтиләре туу турында таныклык алды. Аларны бәләкәчләр дип әйтеп тә булмый: кызлар 3 кг 800 гр авырлыкта, ә малайлар исә баһадирлар - барысы да 4 кг артык. Иң зурысы Саша Муравьев - 4 кг 850 гр .
Альбина һәм Айдар Юсуповларның малайлары Артурга, Ләйсән һәм Рафил Магдеевларның малайлары – Риязга туу турында таныклык тапшырылды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова туу турында таныклыкның нинди мөһим икәнен аңлатып үтте һәм традиция буенча исемнең аңлатмасын сөйләп узды.
Яшь ата-аналарга таныклык белән бергә ТР Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм истәкле бүләкләр тапшырылды.
Бу бәйрәм иң күңелле, туклыклы һәм берничә көн дәвамына сузылган халык бәйрәме. Бу көннәргә язылышу датасын билгеләү үзенә бер истәлекле. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә бу бәйрәм атнасында барлыгы 7 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәде. Ә инде бүлек белгечләре язылышу тантанасын үзенчәлекле итеп үткәрергә тырыштылар: әлбәттә, беренче эш итеп, бу -яшьләрне коймак белән сыйлап аларга бәхетле озын тормыш теләү булды. Бәйрәм атнасында язылышкан барлык парларга да исәнлек-саулык, тыныч һәм тигез тормыш телибез!
Баулы муниципаль районы Яңа Баулы авылыда тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Рәшидә Кагарманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рәшидә Миннихановна 1928 елның 8 февралендә Яңа Баулы авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул дүртенче сыйныфта укыганда Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларда башка яшүсмерләр кебек Рәшидә Кагармановага күп хезмәт куярга туры килә - ул фермада да эшли, клубта да, фельдшер пунктында да һәм китапханәче дә булып эшли.
Минзәлә районы Иске Александровка авылында яшәүче Ольга Михаил кызы Архипова 18 февраль көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул чорда яшәгән һәр кешенеке кебек, аның да тормыш юлы бик авыр һәм катлаулы. Шуңа карамастан да ул аны зур горурлык белән утте. Ольга Михаил кызы гомер буе туган авылында яши. Ул 13 яшьтән колхозда бозау караучы, сыер савучы булып эшли. Хезмәте авыр булуга да карамастан аның эш стажы 41 ел, ул ярышларда җиңүче. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярны котлап, Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Айрат Нуриев килде. Ул Россия Президенты Владимир Путин исеменнән юбилярга котлау хатын һәм район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бүләк тапшырды.
14 февраль - Изге Валентин көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә 100 нче бала туу рәсми рәвештә теркәлде. Сафин Азат Харис улы белән Светлана Сергей кызы гаиләсендә бәхетле вакыйга - ир балалары дөньяга килде. Аңа Алмаз исемен дип куштылар. ГХАТ бүлеге белгече Давыдова Елена Юрий кызы, баланың туу турындагы таныклыгы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Кечкенә Алмазка нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!
Май чабу - кышны озатып, язны каршылау бәйрәме, ул бик борынгыдан килә. Яр Чаллы шәһәренең Тантана сарае бу бәйрәмне киң куңел белән каршы алды. 17 февраль көннәрендә язылышырга килгән парларнын һәммәсен, Май чабу бәйрәме уңаеннан, кайнар тәбикмәк һәм чәй табыны әзерләп көттеләр.
Элек-электән Май чабу бәйрәме — кыш озату һәм язны каршы алу гореф-гадәтләр белән бәйле халыкның яраткан бәйрәмнәренең берсе.
Безнең бабаларыбыз коймакны кояш символы дип санаганнар, чөнки ул, кояш төсле сары, түгәрәк һәм кайнар, шулай ук коймак белән бергә блином аның җылысын һәм куәтлеген ашауына ышанганнар.