Баулы районында озын гомерле кешеләр күп яши

2018 елның 18 феврале, якшәмбе

Баулы муниципаль районы Яңа Баулы авылыда тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Рәшидә Кагарманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Рәшидә Миннихановна 1928 елның 8 февралендә Яңа Баулы авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул дүртенче сыйныфта укыганда Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларда башка яшүсмерләр кебек Рәшидә Кагармановага  күп хезмәт куярга туры килә -  ул фермада да  эшли, клубта да, фельдшер пунктында да  һәм китапханәче дә булып эшли.

Ире Мөхәмәтвәли белән  30 елдан артык бергә  гомер кичерәләр, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Рәшидә апаның дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Рәшидә Миннехан кызы – бик эшчән, кунакчыл кеше. Әлегә кадәр  ул бакчада эшләргә ярата,  якыннарын  тәмле пироглар белән сыйлый. Бүгенге көндә ул  улы Флүр гаиләсендә яши.

Бу истәлекле көндә юбилярны якын кешеләре генә түгел, район җитәкчелеге дә котлады. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов Рәшидә Миннехан кызына  Россия Президентының котлау открыткасын  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International