Кубларга җыелган акча Казан шәһәрендәге балалар хосписында авыр авыруга дучар булып, дәвалануга мохтаҗ булган республикабыздагы балаларга ярдәмгә күчерелә. Иганә җыю ирекле. Бу Фондка Владимир һәм Марина Вавиловлар, кызлары Анжелага багышлап 2003 елда нигез сала. Аңа март аенда 15 ел. Барлык мөмкинлеге, теләге булганнарны һәм шушы авыр хәлне аңлаучыларны катнашырга чакырабыз. Ваемсыз булмыйк!
Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай район башлыгы урынбасары Гагимов Нәҗәт тапшырды. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комететы ГХАТ бүлегенең баш белгече Шакирова Светлана һәм Россия федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Азнакай районында идарә итү бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова кунакларны паспорт тарихы белән таныштырдылар.
Узган 2017 елда, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең ике хезмәткәре тарафыннан, кабат таныклыклар һәм гражданлык хәле актларын теркәү турында белешмәләр бирү буенча 5 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова бу саннарны Аксубай районы ПЕНСИЯ фонды Идарәсенең хисап җыелышында ясаган чыгышында китерде.
Яңа Кенәрдә яшәүче Рәйсә Сәмигуллина 90 яшьлек юбилеен балалары һәм оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Күп авырлыклар күргән, гомерен хезмәткә багышлаган олы яшьтәге кеше өчен мондый ихтирам, үзен онытмауларын тою зур мәгънәгә ия.
2018 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көне бәйрәме алдыннан, Кукмара районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Россия Федерациясе Гражданины булган 11 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы булды. Чараны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы ачып җибәрде, үзенең котлаулары һәм районда актив эшкә чакырып район ветеран советы җитәкчесе Мансуров Мияссар Мансур улы дәвам итте.
Чираттагы «Гаилә дәресе» 2018 нче елның 21 февралендә Зәй шәһәренең 1 мәктәбендә ГХАТ бүлегенең башлыгы Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.
Бүген Биектау муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тантаналы төстә икенче-өченче бала тапкан әниләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аның ияләре Биектау районында яшәүче 3 гаилә булды. Россия Пенсия фондының җитәкче урынбасары Рөстәм Салихов ана капиталын ниндий юнәлешләргә гамәлгә ашырырга булу турында аңлаты. ЗАГС бүлеге начальнигы Нурзидә Җиһаншина ата-аналарны гаиләләрендә шатлыклы вакыйга белән котлады.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә гаилә тормышының алтын юбилярларын – Фадеевларны котлау тантанасы узды. Алтын туй – ул 50 ел бергә яшәгән гаилә бәйрәме. Шушы түгәрәк датага алар мәхәббәт, тугрылык һәм бер-береңә карата булган тирән хөрмәт белән ирешкән. Александр Григорьевич белән Людмила Николаевна – яшь гаиләләргә яхшы үрнәк. Тантаналар залындабу көнне чын мәгънәсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Чәчәкле авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Зәйтүнә Сөләйманова күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе урынбасары Анатолий Некрасов, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева килгән иде.
2018 елның 20 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, «Мин Түбән Камада тудым!» проекты кысаларында бәйрәм чарасы узды. Чарага яшь ата-аналар чакырылды, быел аларның гаиләләрендә икенче балалар дөньяга килгән.