Арча районында 90 яшьлек юбилей

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Яңа Кенәрдә яшәүче Рәйсә Сәмигуллина 90 яшьлек юбилеен балалары һәм оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Күп авырлыклар күргән, гомерен хезмәткә багышлаган олы яшьтәге кеше өчен мондый ихтирам, үзен онытмауларын тою зур мәгънәгә ия.

14 яшеннән хезмәт юлын башлый Рәйсә апа. Башта төрле эштә, аннан үзен бригадир итеп куялар. Барысына да өлгерергә, кушканны кулыннан килгәнчә зур тырышлык белән башкарырга тырыша. 1947 елда аны ул чор өчен бик җаваплы эшкә – телефонистка итеп куялар. Һәм Рәйсә апа лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтне башкара.

Алты бала тәрбияләп үстергәннәр Рәйсә һәм Вагыйзь Сәмигуллиннар, 66 ел тигез, матур гомер кичергәннәр. Рәйсә апа кызы Розалия белән яши, әмма кызларының кайсына барса да, аның урыны түрдә.

– Тормышым бик рәхәт. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, йөзгә кадәр яшим әле, – ди хезмәт ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International