Зәй мәктәпләрендә чираттагы «Гаилә дәресе»

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2018 нче елның 21 февралендә Зәй шәһәренең 1 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең башлыгы Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International