Әлеге олуг юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Бортас һәм Варварино авыл җирлекләре башлыклары Радик Сагдиев, Рушан Нотфуллин котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Тантанада Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасара Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы, миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы, "Яшь Гвардия", "Бердәм Россия" партиясе активистлары, ветераннар Советы вәкиле Гарипова Фиалка Вәлирахман кызы һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы катнашты.
Юбилярны истәлекле дата белән район Башлыгы С.Д.Димитриев, ЗАГС бүлеге начальнигы З.Т.Латыпова, мәгариф идарәсе начальнигы Р.М.Мансуров, ветераннар советы рәисе М.М.Мансуров, инвалидлар оешмасы рәисе Р.А.Нигматҗанов, Өркеш җирлеге башлыгы А.Ш.Әгләмова, Югары Арбаш мәктәбе директоры Р.Исламов котлады. Сергей Димитриев РФ Президентының котлау открыткасын, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган Яшел Үзән шәһәренең 14 яшьлек яшьүсмерләренә чираттагы паспортлар тапшыру тантанасы узды. Үзенең төп документын тантаналы шартларда 8 яшь Яшел Үзән гражданы алды.
Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. 23 февраль- Ватанны саклаучылар коне унаеннан Актанышта спартакиада утте. Ярышта хуҗалык, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре актив катнашты. Җитәкчеләр чаңгы ярышында, тимераякта шуу, волейбол, йөзү, кул көрәшендә үзләренең көчләрен сынадылар. Район ЗАГС бүлеге дә ярышның алгы сафында булды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 нче елның 22 февральда көнне 14 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм Шәһәр Советы депутаты, Әфганстан сугышы хәрәкәте ветераны, Ленар Рафакович Зарипов ачты. Шулай ук тантанада Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.
Кеше 14 яшендә беренче паспортын кулга алып илебезнең тулы хокуклы гражданы була. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга Сарман районы музеенда паспорт тапшыру тантанасында миграция хезмәте инспекторы Гөлнара Фатихова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина аңлаттылар һәм котладылар.
22 февраль көнне 2018 Тантаналар сараенда әшләүче ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү узды. Котлау сүзе белән идарәнең башлыгы Равиля Гильметдин кызы Зарипова бәйрәмне ачты. Бергә эшләүче кызлар ир-атларга хәрби хәзмәтләрен искә төшереп төрлә конкурслар, котлау сүзләре, матур җырлар әзерләгәннәр.
22 февральда Баулы ГХАТ бүлегендә районның 23 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан, Түбән Камада «Солдатка – ана пирогы!» хәйрия акциясе старт алды. Акция «Түбән Кама хатын-кызлары» һәм «Солдатлар әниләре комитеты» иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла.