Юбилярны истәлекле дата белән район Башлыгы С.Д.Димитриев, ЗАГС бүлеге начальнигы З.Т.Латыпова, мәгариф идарәсе начальнигы Р.М.Мансуров, ветераннар советы рәисе М.М.Мансуров, инвалидлар оешмасы рәисе Р.А.Нигматҗанов, Өркеш җирлеге башлыгы А.Ш.Әгләмова, Югары Арбаш мәктәбе директоры Р.Исламов котлады. Сергей Димитриев РФ Президентының котлау открыткасын, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Әхәт Мирзин лаеклы һәм намуслы тормыш юлы үткән.Бөтен гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган. Ул Түбән Арбаш мәктәбендә география һәм биология фәннәре укыта, лаеклы ялга чыкканчы шул мәктәп директоры булып эшли.Эшен бик ярата, тәлапчән, көчле укытучы була, балаларда уңай сыйфатлар гына тәрбияләргә тырыша. Хезмәт тәрбиясенә дә күп игътибар бирә, остаханә һәм мәктәп яны кишәрлекләре булдыра. “Хәзерге көндә дә укучылары җылы искә алалар,шалтыратып хәл беләләр”- ди өйдәгеләре. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен “РСФСР ның Мәгариф Отличнигы” исеме ала, мәктәп яны кишәрлегендә мул уңыш алган өчен ВДНХ ның медале белән бүләкләнә.
Йөз ел гомер үз эченә күп вакыйгаларны алган. Юбиляр фронт юлын да үткән: Ерак Көнчыгышта разведчик булып хезмәт итә. Аның өчен 1945 елның маенда да сугыш тәмамланмый, ул милитарист Япониягә каршы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хезмәт иткәндә тормыш иптәше Кәшифәне очрата. 70 ел матур,тату гаилә булып гомер итәләр. Дүрт ул һәм кыз үстерәләр. Кызганычка каршы, кызлары яшь баланы калдырып үлеп китә. Оныкны үстереп аякка бастыралар. Хәзерге көндә аның үз гаиләсе,балалары бар. Тормыш иптәше Кәшифә дә инде вафат. Бүгенге көндә Әхәт абый улы Ринат һәм килене Флера тәрбиясендә яши.