Кеше 14 яшендә беренче паспортын кулга алып илебезнең тулы хокуклы гражданы була. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга Сарман районы музеенда паспорт тапшыру тантанасында миграция хезмәте инспекторы Гөлнара Фатихова, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, “Гаилә канаты астында” иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге вәкиле Фәридә Шәйдуллина аңлаттылар һәм котладылар.