ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

“Бердәм Россия“ партиясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Нык гаилә” федераль проекты кысаларында  райондагы балалы гаиләләрне кабул итүләр узды. Аның беренчесе – 27 февральдә, икенчесе кичә булып үтте. Соңгысында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да катнашты.

     Февраль аенда  Биектау районының ЗАГС бүлегендә 8 малай һәм 16 кызың туу теркәлде. Шуларның 11 – беренче балалар, 10 – икенче, ә 3 бала –гаиләләрендә  өченче балалар. Кайбер ата-аналар балаларына популяр исемнәрнәр кушалар, ә кайберләре сирәк, мәсәлән: Есения, Майя, Хавва, Теона, Сылу, Әйшә, Нигина. Малайларга да матур исемнәр  кушыла: Радмир, Аяз, Артур, Рөстәм, Дмитрий. Малайлар арасында 5050г һәм 56 см баһадир туды. Ин кечкенә тән массасы 2400 г белән туды Илина исемне кызчык.

Тантаналы рәвештә кияү кәләшенә тәкъдим ясады, уңай жавап алгач, ярәшу йоласы буенча, никах көне сайланды. Ярәшү ахырында яшь парлар никахларын теркәу өчен, гаризага кул куйдылар.

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гөлзәйнәп апа Хәмидуллинага 90 яшь тулды. Ул гомере буе  Баулы районы Александровка авылында яшәп  совхозда хемәт итә. Ветеранның яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр заманга туры килә.  Фидакарь хезмәте өчен Гөлзәйнәп апа медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Файзулла Шайдулла улы  белән ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр.


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 27 февраль 2018г. ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 400 сабыйның туы теркәлгән.

19 февральдә 2018г. Николай һәм Ирина Беловлар гаиләсендә кыз бала туа. Озак көтелгән беренче балаларына әти-әнисе  “Дарья” - дип матур исем кушалар, фарсы теленнән көчле дигәнне аңлата.

Февраль аеның чатлама суык көннәренең берсендә Баулы районы Югары Фоминовка авылында яшәүче Татьяна Егоровна Мартынова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Татьяна Егоровна бик аллага ышанучы кеше.  Ул догалар укый,  телевизордан дини тапшырулар карый. Татьяна Егоровна үзенең тормышы турында сөйли башласа  күз яшьләрен тыя алмый. Сугыш башланганчы ук ятим калган бала бабасы тәрбиясендә була. Бөек Ватан сугышы башланган елны җиде еллык мәктәпне тамамлап колхозга эшкә чыга.

     Бүген Биектау районы Татар Урматы авылында яшәүчә Әхмәтҗанова Рәйхана Шаһиәхмәт кызының  90 яшьлек юбилее.  Аны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  җитәкчесе  Рафис Газизов һәм Иске-Казан авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова котладылар. Юбилярга  Россия Федерациясе Президенты исеменнән телеграмма һәм Биектау районы башлыгы тарафыннаң бүләкләр тапшырылды. Рәйхана апага ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бетмәс-төкәнмәс бәхет теләделәр.

        27 февраль көнне Ютазы районында “ Бердәм Россия” партиясының урындагы бүлеге “Нык гаилә” проекты рамкасында  халык кабул итү көне уздырды. Балалы гаиләләр  төрле бүлек хезмәткәрләре белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Ул чарада  район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.

Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә  яшәүче егетләр һәм кызларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән район ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, “Заря”(“Таң”) район газетасы редакторы, Әфганстан сугышы ветераны Сергей Кулев һәм ГХАТ  башлыгы Валентина Увакина котлады.  Яшь гражданнарны, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр белән дә бүләкләделәр.

2018 елның 26 февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен, «Гаилә» электив курсы буенча дәрес узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International