Баулы районы Югары Фоминовка авылында яшәүче Татьяна Мартынова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Февраль аеның чатлама суык көннәренең берсендә Баулы районы Югары Фоминовка авылында яшәүче Татьяна Егоровна Мартынова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Татьяна Егоровна бик аллага ышанучы кеше.  Ул догалар укый,  телевизордан дини тапшырулар карый. Татьяна Егоровна үзенең тормышы турында сөйли башласа  күз яшьләрен тыя алмый. Сугыш башланганчы ук ятим калган бала бабасы тәрбиясендә була. Бөек Ватан сугышы башланган елны җиде еллык мәктәпне тамамлап колхозга эшкә чыга.

Сугыштан соң Татьяна Егоровна кияүгә чыга, өч бала таба. Башта мәктәптә  идән юучы булып эшли, аннары пенсиягә чыкканчы 34 ел совхозда эшли. Бүгенге көндә  ялгыз  яшәп  үз хуҗалыгын мөстәкыйль алып бара. Әлбәттә,  балалары,оныклары аны үзләненең ярдәменнән ташламыйлар.

Юбилей көнендә ветеранны Поповка авыл җирлеге башлыгы Сергей Попов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International