27 февраль көнне Ютазы районында “ Бердәм Россия” партиясының урындагы бүлеге “Нык гаилә” проекты рамкасында халык кабул итү көне уздырды. Балалы гаиләләр төрле бүлек хезмәткәрләре белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Ул чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.