Биектау районы Татар Урматы авылында яшәүчә Әхмәтҗанова Рәйхана Шаһиәхмәт кызының 90 яшьлек юбилее

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

     Бүген Биектау районы Татар Урматы авылында яшәүчә Әхмәтҗанова Рәйхана Шаһиәхмәт кызының  90 яшьлек юбилее.  Аны «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  җитәкчесе  Рафис Газизов һәм Иске-Казан авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова котладылар. Юбилярга  Россия Федерациясе Президенты исеменнән телеграмма һәм Биектау районы башлыгы тарафыннаң бүләкләр тапшырылды. Рәйхана апага ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бетмәс-төкәнмәс бәхет теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International