Россия гражданинының төп документын тапшыру тантанасы ЗАГС бинасында булды.
Район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче егетләр һәм кызларны тормышларындагы шушы истәлекле вакыйга белән район ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, “Заря”(“Таң”) район газетасы редакторы, Әфганстан сугышы ветераны Сергей Кулев һәм ГХАТ башлыгы Валентина Увакина котлады. Яшь гражданнарны, паспортлардан тыш, истәлекле бүләкләр белән дә бүләкләделәр.
Документны тапшыру Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.