Әлмәт шәһәрендә 400-нче сабый бала туган

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген, 27 февраль 2018г. ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 400 сабыйның туы теркәлгән.

19 февральдә 2018г. Николай һәм Ирина Беловлар гаиләсендә кыз бала туа. Озак көтелгән беренче балаларына әти-әнисе  “Дарья” - дип матур исем кушалар, фарсы теленнән көчле дигәнне аңлата.

 ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы гаиләләренең тулулануы белән котладылар, һәм кызның әтисенә туу турында таныклык һәм котлау сүзләреннән төзелгән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов открыткасы тапшырдылар.

Кызның бәхетле, матур, мәхәббәтле булып үсүен телибез. Гаиләгез бергә буласы һәр көн белән сөенсен, йортыгызда тынычлык һәм бәрәкәт булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International