Баулы районы Александровка авылында яшәүче ветеран олы юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гөлзәйнәп апа Хәмидуллинага 90 яшь тулды. Ул гомере буе  Баулы районы Александровка авылында яшәп  совхозда хемәт итә. Ветеранның яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр заманга туры килә.  Фидакарь хезмәте өчен Гөлзәйнәп апа медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Файзулла Шайдулла улы  белән ике кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр.

Гөлзәйнәп Нуриәхмәт кызын олы юбилее белән Александровка авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International