“Бердәм Россия“ партиясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы “Нык гаилә” федераль проекты кысаларында райондагы балалы гаиләләрне кабул итүләр узды. Аның беренчесе – 27 февральдә, икенчесе кичә булып үтте. Соңгысында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да катнашты.
Кабул итүнең темасы ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрнең махсус ипотека программасында катнашуы, “Ана капиталы”н куллану мөмкинлекләрен арттыру һәм вакытын озайту, беренче һәм икенче бала туганда бирелә торган түләүләр мәсьәләләрен үз эченә алды.
Кабул итүгә килгән гаиләләргә әлеге оешма вәкилләре программаларның ни рәвешле эшләвен һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеген тәфсилләп аңлаттылар.