Район ЗАГС бүлегендә февраль аенда яңа туган 12 бала теркәлгән. Ә елның беренче ике аенда дөньяга килгән 25 әлкиле исәпкә алынган. Февральдә – 3, ел башыннан 8 гаилә төзелгән. Тик менә үткән айда 5 парның (ел башыннан – 8) аерылышуы бик күңелсез хәл. Узган айда 17 райондашыбыз (ел башыннан – 44 кеше) дөньядан киткән.
Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:10 малай һәм 15 кыз. Шуларның 14 се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 4 - өченче, 1- җиденче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2450, ә иң зуры – 4440 грамм.
2018 елның 1 мартында Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында 1 марта көнне “Гаилә – ул бәхет ачкычы” дип аталган түгәрәк өстәл формасында чара үткәрелде. Әлеге чара райондагы аерылышучы парлар санын киметүгә юнәлдерелгән иде.
2018 елда февраль аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 213 яңа туган сабый теркәлгән.
Әтнә муниципаль районы Олы Бәрәзә авылында яшәүче Шакирова Нәфисә Шакир кызына 1 март көнне 90 яшь тулды. Шакирова Нәфисә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шакирова Нәфисәнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сергей һәм Яна гаиләсендә беренче балалары – Матвей дөньяга аваз сала. “ Бала туу гаиләдә көтеп алынган вакыйга. Мин ата-аналарга түземлек һәм бәхет, ә сабыйларга сәламәтлек телим”- диде ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.
2018 елның соңгы кышкы аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 195 бала тууы теркәлгән. Шуларның 98 малай һәм 97 кызлар. Баланың минималь авырлыгы бу айда 1786 гр тәшкил иткән, максималь - 5320 гр.
Хайруллин Нәфис белән Рамиля гаиләсендә Риат белән Райян дөнъяга килде. Ике бала туу - икеләтә бәхет. Бу гаиләне ГХАТ бүлеге белгечләре чын күңелдән котлап, аларга бәхет, тыныч тормыш, иминлек телиләр. Һәрбер яңа туган көннәре җылылык, балаларның шат тавышы һәм ата-аналарның мәхәббәте белән тулып торсын!
Февраль аеның соңгы көннәрендә “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында Мамадыш районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә журналист булу серләренә төшендерүче “Озын тәнәфес” медиаүзәге укучылары белән очрашу узды. ГХАТ бүлеге начальнигы Айгөл Әхмәтшина укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.