Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә февраль аенда туучылар санына йомгак ясалды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

2018 елда февраль аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 213 яңа туган сабый теркәлгән.

Туучылар арасында күбесенчә малайлар – 121 бала, кыз бала азрак – 92.

Беренче бала 85 гаиләдә, икенче бала 91 гаиләдә, өченче һәм аннан соң булган бала 37 гаиләдә туган. Бу айда дөньяга ике пар игезәкләр килгән.

Февраль аенда популяр ир-ат  исемнәре Артем, Роман һәм Әмир булды, ә иң сирәк – Михей, Доминик һәм Захар.

 Кызларга ешрак Арина, Диана һәм Ева дип исем кушканнар, кызлар өчен иң сирәк исемнәр Севиль, Эла һәм Стефания булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International