Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:10 малай һәм 15 кыз. Шуларның 14 се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 4 - өченче, 1- җиденче бала булып туган. Иң кечкенә бала 2450, ә иң зуры – 4440 грамм.
Әти-әниләр балаларына Амир, Булат, Данияр, Данис, Демиан, Замир, Раян, Самир, Султан, Тамерлан, Алина, Азалия, Анастасия, Диляра, Ева, Илана, Индира, Милана, Полина, Раяна, София, Самира, Сафия дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 19, иң яшь әтигә 20 яшь, иң өлкән анага 40, иң өлкән әтигә 43 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 22 яшь, иң яшь кияүгә 21 яшь, иң олы кияүгә – 45, каләшкә – 37 яшь.