Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мәмдух абый белән Рәзинә апа Бадертдиновлар бергә гомер корып яшәүләренә 60, Хәниф абый белән Рәхилә апа Хәсәновларның 55 ел бергә тору юбилейларын билгеләп үттеләр.
Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлары берлеге әгъзаларынын, өченче буын университеты кысаларында, “Хокукый белемнәр мәктәбе” прогаммасысы буенча укулар булып узды. Укуларны Россия пенсионерлары берлегенең җирле бүлеге председателе Нина Новикова ачып җибәрде һәм теманы “Гаилә хокуклары” дип билгеләде. Әлеге укуда Татарстан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова да катнашты.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова аналарны бала туу белән котлады, гаилә бәхете, сэламэтлек теләде.
Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев катнашты. Иң изге теләкләр теләп “Ана капиталы” сертификаты Елена Гаврилкинага, Эльвира Богатовага, Карлыга Кадирбековага һәм Алия Сафаровага тапшырды.
Агымдагы елның 26 февраленнән 4 нче мартына кадәр көннәрдә республиканың һәр муниципалитетында «Нык гаилә» проекты кысаларында тематик кабул итүләр уза. 1 март көнне районда халыкны кабул итү Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов рәислегендә үтте. Кабул итүдә 9 гаилә катнашты. Очрашу вакытында күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, ипотека программасына керү, Кара-Елга авылы юлын төзекләндерү кебек сорауларда каралды. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр хакимият органнары һәм тиешле хезмәт күрсәтү оешмалары.
Мәрҗани урамында урнашкан Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп уттелләр. Анда күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынган һәркем катнаша ала иде, һәм алар арасында шушы урамда яшәүче вәкилләр, «Ак калфак» җәмгыят һәм район хакимият вәкилләре чакырылды.
Арча үзәк китапханәсендә 12 егет һәм кызга паспорт тапшыру тантанасы булды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсе хезмәткәре Гөлира Галләмова алып барды. Китапханәче Гөлназ Шакирҗанова укучыларны паспорт тарихы белән таныштырды, аның турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
2018 елның 3 мартында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында, булачак яшь гаиләләр өчен, психолог белән чираттагы очрашу узды.
2 март көнне Югары Ослан муниципаль районы Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында Шангараевлар гаиләсе Шаймардан улы Марат һәм Исмәгыйл кызы Гөлкәйне 55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт туйлары белəн тантаналы тɵстə котладылар. Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Нинди искиткеч, балалары, оныклары һәм якыннары əти-əнилəренең бер-берсенə эчкерсез булып,хɵрмəт итеп,яратып яшəүлəренə сокланалар.
Үткән февраль аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 34 сабый теркәлде: 16 малай һәм 18 кыз. Иң кечкенә бала 2510, ә иң зуры – 4720 грамм. Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 40 яшь.
Гыйнвар аенда иң популяр исемнәр Злата, Анастасия, Данил.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 12 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 23 ел, иң олы кияүгә – 54, каләшкә – 52 яшь.
Екатерина апа күп балалы гаилә дә тәрбияләнеп үскән, алар 7 бала булганнар. Әтиләре бик иртә дөнья кую сәбәпле, тормышлары бик авыр булган.Балалар хәрберсе эшләргә, ничек тә булса гаиләгә үз ярдамен китерергә тырышканнар. Әтиләре артыннан ике апасыда үлеп китәләр. Екатерина апа 7 класс белем алгач, Үрнәк педучилищасына укырга керә, аннары Арча медучилищасына күчә.Укудан сон фельдшер булып Сосна авылына эшләргә кайта.