ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова аналарны бала туу белән котлады, гаилә бәхете, сэламэтлек теләде.
Әлеге тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев катнашты. Иң изге теләкләр теләп “Ана капиталы” сертификаты Елена Гаврилкинага, Эльвира Богатовага, Карлыга Кадирбековага һәм Алия Сафаровага тапшырды.
Пенсия Фонды Идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ана капиталы акчаларын куллану һәм бер тапкыр бирелә торган түләүне алу мөмкинлеге турында сөйләде. Акча түбәндәге юнәлешләр буенча файдаланырга мөмкин: үзләренең торак шартларын яхшырту, балага белем бирүгә, яки әнинең пенсиясенә салу.