Арча үзәк китапханәсендә 12 егет һәм кызга паспорт тапшыру тантанасы булды. Аны Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция бүлекчәсе хезмәткәре Гөлира Галләмова алып барды. Китапханәче Гөлназ Шакирҗанова укучыларны паспорт тарихы белән таныштырды, аның турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде.
– Паспорт ул – сезнең иң беренче һәм гомер буена озатып баручы иң кирәкле документ. Бу көннән сез Россиянең тулы хокуклы гражданнары буласыз, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирек Габидуллин.