Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2018 елның 3 марты, шимбә

 2 март көнне Югары Ослан муниципаль районы  Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында Шангараевлар гаиләсе Шаймардан улы Марат һәм Исмәгыйл кызы Гөлкәйне 55 ел бергә тигез гомер итүләре, зɵбəрҗəт  туйлары белəн тантаналы  тɵстə котладылар. Бу парлар хɵрмəткə лаек,яшь буын ɵчен үрнəк булып торалар. Нинди искиткеч, балалары, оныклары һәм якыннары əти-əнилəренең бер-берсенə  эчкерсез булып,хɵрмəт итеп,яратып яшəүлəренə сокланалар.

55 ел  бергә гомер иткән Шангараелар  гаиләсен”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Макыл авыл җирлеге башлыгы Әлинә Матвеева, балалары,туганнары,якыннары җылы сүзләрен әйттелəр. Бәхетле юбилярлар каршында Макыл мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International