Быел бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәбез

2018 елның 3 марты, шимбә

Мәрҗани урамында урнашкан Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп уттелләр. Анда күренекле шәхеснең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынган һәркем катнаша ала иде, һәм алар арасында шушы урамда яшәүче вәкилләр, «Ак калфак» җәмгыят һәм район хакимият вәкилләре чакырылды.

Очрашу барышында Мәрҗани тормыш биографиясен, аның турында кызыклы хикәяләр яңгырады. Ул үз вакытында татар милләтен оештыру хакына барлыкка килгән тарих белеменә нигез салучы. Шулай ук бу чарада барлык теләүчеләр алып килгән шәҗәрәләрдән төзелгән зур галерея тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International