«Нык гаилә» проекты кысаларында

2018 елның 4 марты, якшәмбе

Агымдагы елның 26 февраленнән 4 нче мартына кадәр көннәрдә республиканың һәр муниципалитетында «Нык гаилә» проекты кысаларында тематик кабул итүләр уза. 1 март көнне районда халыкны кабул итү Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов рәислегендә үтте. Кабул итүдә 9 гаилә катнашты. Очрашу вакытында күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү, ипотека программасына керү, Кара-Елга авылы юлын төзекләндерү кебек сорауларда каралды. Барлык күтәрелгән мәсьәләләр хакимият органнары һәм тиешле хезмәт күрсәтү оешмалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International