Бадертдиновлар гаиләсенең бриллиант, Хәсәновлар гаиләсенең зөбәрҗәт туйлары

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мәмдух абый белән Рәзинә апа Бадертдиновлар бергә гомер корып яшәүләренә 60, Хәниф абый белән Рәхилә апа Хәсәновларның 55 ел бергә тору юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бергә матур гомер итүче әлеге парларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы, район ветераннар Советы Нәҗип Мөҗип улы, тәбрикләп изге теләкләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International