2 март көнне Кече Лыза авыл җирлегендә гомер итүче , 90 яше тулган Кушаева Екатерина Степан кызын зурладылар

2018 елның 2 марты, җомга

Екатерина апа күп балалы гаилә дә тәрбияләнеп үскән, алар 7 бала булганнар. Әтиләре бик иртә дөнья кую сәбәпле, тормышлары бик авыр булган.Балалар хәрберсе эшләргә, ничек тә булса гаиләгә үз ярдамен китерергә тырышканнар. Әтиләре артыннан ике апасыда үлеп китәләр. Екатерина апа 7 класс белем алгач, Үрнәк педучилищасына укырга керә, аннары Арча медучилищасына күчә.Укудан сон фельдшер булып Сосна авылына эшләргә кайта. 1953 елда Кече Лызага күчә, ә инде 1959 елда тәҗрибәле медик хезмәткәрен Балтач шифаханәсенә алалар. Хезмәтен бик тә яратып эшли ул, шуңа күрә почет һәм мактау  грамоталары, медалләре дә куп аның. “Хезмәт ветераны” исемнә лаек була. Сугыш ветераны Петр Михаил улы белән алар 1950 елда бергә тормыш итә башлыйлар, 3 бала алып кайталар. Бик матур, куркәм, тырыш, үрнәккә куя торган гаилә булып яшиләр алар. 8 онык һәм 17 оныкчыкка сөенеп туя алмыйлар. 55 ел бергә гомер иткән яраткан тормыш иптәшен 2006 елда озата ул. Екатерина Стапан кызын бу көнне Балтач районы башлыгы Рамиль Нотфуллин, Кече Лыза авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм хезмәткәре Әнисә Хәйруллина, Балтач шифаханәсненең баш табибы Газинур Давлиев өенә килеп котладылар, истәлекле бүләкләр бирделәр. Шулай ук Рәсәй Президенты В. В. Путинның персональ котлау открыткасы да бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International