Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хәбәр итә

2018 елның 4 марты, якшәмбе

    Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлары берлеге әгъзаларынын, өченче буын университеты кысаларында, “Хокукый белемнәр мәктәбе” прогаммасысы буенча укулар булып узды. Укуларны Россия пенсионерлары берлегенең  җирле бүлеге председателе Нина Новикова ачып җибәрде һәм теманы “Гаилә хокуклары” дип билгеләде. Әлеге укуда  Татарстан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова да катнашты. Тыңлаучылар  гаилә хокукларында кулланыла торган никах төшенчәсе белән таныштылар. Россия  законнары һәм Татарстан Республикасының гаилә кодексы буенча никахлашу һәм суд аша аерылышу  шартларын карап үттеләр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе  соңгы еллардагы  никахлар һәм аерылышуларның статистикасы белән таныштырып үтте. Укулар ахырында катнашучылар районыбызның иң яхшы гаилә тарихлары  язылган китапны зур кызыксыну белән карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International