Игезәкләр туу – гаиләдә бик сирәк һәм шатлыклы вакыйга. Павел һәм Александр 17 февраль көне дөньяга аваз сала.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Т. Халикова Минченко гаиләсен бу вакыйга белән котлап туу турында таныклык һәм Татарстан Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
Гаилә – ул яңа тормыш башы, ә бала туу- һәркем очен соенечле вакыйга. Һәр кеше тормышында бала – иң кадерлесе, иң мөһиме. Бала - безнең горурлыгыбыз, сөенечебез һәм киләчәгебез. Балаларда безнең бөтен тормыш мәгънәсе. Һәрбер хатын-кыз киләчәк язмышын бала туу белән бәйли. Якынлашып килүче Халык-ара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бүген Сарман районында Ана (гаилә) капиталы тапшыру тантанасы узды.
5 мартта быелгы сайлауларның үзенчәлекләре темасына багышланган укулар бүлып узды. Аны Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе оештырган иде. Уку барышында замандагы үзгәрешләргә аеруча игътибар бирелде.
“Кыз туганым”, диеп җан җылысы белән дәшеп, оештыручылар бу бәйрәмгә күп бала үстерүче әниләрне-әбиләрне, “Ана даны” медалена лаек булучыларны, һәр авылның зур хөрмәткә лаеклы хатын-кызларын чакырдылар. Районыбызда әлегә бердәнбер “Ата-ана даны” ордены иясе, Нормадан ун балага гомер биргән Наилә Галиева, Пыжмарадан берсеннән-берсе тырыш, уңган-булган унбиш бала әнисе Алсу Мөхәрләмова, уллары югары хәрби уку йортларында белем алучы Смәелдән Әлфия Низамиева һәм Көшкәтбаштан Гүзәлия Нуриевалар да шулар арасында.
Традиция буенча Татарстан Республикасы Ютазы районы ГХАТ бүлеге һәр ел саен үзенең эшләгән эшләре һәм үткәргән чаралары турында районның оператив җыелышында чыгыш ясый. Быел да 5 март көнне район һәм төрле предприятие җитәкчеләре районның демографик статистикасы белән таныштылар.
Бишенче мартта Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узучы “Ел хатын кызы” республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында Әлки районы делегациясе составында Татар Мулла авылында яшәүче Гөлфирә Әсәдуллина да катнаша. Гөлфирә бәйгенең “Хатын-кыз – ана” номинациясендә зонада беренче урынны алган иде. Үзенең алты баласы өстенә ул яшьли гомерләре өзелгән ике туганының ятим балаларын – биш сабыйны да тәрбиягә алды.
Февраль аенда Алексеевск районының ЗАГС бүлегендә барлыгы 10 сабый тууы теркәлде - 5 малай һәм 5 кыз: дүрт гаиләдә беренче бала, ике гаиләдә - икенче, дүрт гаиләдә – өченче бала туды. Бала тууын көткәндә һәр әти-әни үзенең нарасыена исем эзли. Ә иң мөһиме – барысы да максималь уңышлы исем булуын тели.
«Минем шәһәр урамнары» муниципаль мәдәни-тарихи программа кысаларында, 2018 елның февраленнән башлап, ГХАТ Идарәсендә «Минем Яшьлек Урамы» исемендәге проект эшләнә.
ГХАТ Идарәсе инициативасы буенча, Түбән Кама районында 5 марттан алып «Түбән Кама горурлыгы гаиләсе» муниципаль бәйге башланды.
Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясадылар. Очрашуга 750 кунак чакырылган. Алар арасында республиканың күренекле хатын-кызлары - барлык шәһәр һәм район вәкилләре, конкурсның зона туры җиңүчеләре, шулай ук иҗтимагый оешма әгъзалары да бар. Бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелә. Конкурс өч этапта узды.